Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Көзге чорда нинди чирләрдән сакланырга кирәк?

Бу атналарда исә республикада ковид йоктыручылар саны янә арта башлады. Чаң сугарга кирәкме? Бакча эшләре вакытында нинди чирләрдән сакланырга кирәк?

Үпкә янә сынала

Күпмедер вакыт онытылып торган коронавирус тормышыбызга янә әйләнеп кайтырга мөмкин. Белгечләр шулай дип фаразлый. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сүзләренә караганда, соңгы арада республикада теркәлгән саннар да бу фаразларның рас киләчәгенә ишарәли.

– ОРВИ һәм грипп сезоны якынлаша. Билгеле булганча, коронавирус та ОРВИ төркемендәге авырулар рәтенә керә. Шуңа күрә якын арада аны йоктыручылар саны да артыр дип фаразлыйбыз, – диде Любовь Авдонина.

Әлегә вазгыять тотрыклы булып кала бирә. Узган атнада Татарстанда 51 кешегә «коронавирус» диагнозы куелган. Аннан алдагы атнада да шул чама кеше ковид йоктырган булган. Ел башыннан бирле исә 13603 кешедә коронавирус ачыкланган. Әлегә башка вируслы авыруларга бәйле вазгыять тә тотрыклы булып кала бирә. Узган атнада республикада ОРВИ һәм грипп йоктыруның 6638 очрагы теркәлгән.

Белгечләр яшерми: вазгыять барыбер үзгәрәчәк. Шул ук коронавирус, ОРВИ, грипп белән авыручылар саны да артачак. Шуңа күрә алдан аяк киенергә киңәш итә алар. Бүген республика хастаханәләре күпләп битлек, дару, кирәк-ярак белән тәэмин ителгән. ИВЛ аппаратлары да әзер тора. Белгечләр, аларның да кирәге чыкмагае, ди. Ник дигәндә, соңгы арада коронавирус кабат пневмония рәвешендә уза башлаган.

– Моңа кадәр 98 процент очракта ковид гадәти ОРВИ кебек яки бернинди билгеләрсез уза, дип сөйли идек. Узган атнада коронавирус йоктыручылар арасында пневмония очраклары да ачыклана башлады. Коронавирус белән авыручыларның 12 процентын тәшкил итә ул. Чагыштыру өчен: аннан алдагы атнада коронавирусны үпкә ялкынсыну рәвешендә уздыручылар нибары 2 процентны гына тәшкил итә иде, – ди Любовь Авдонина.

Республикадагы ковид госпитальләрендә дә хәлләр мөшкелләнә башлаган инде. Бүген биредәге 252 ятак урыннарның нибары 10 проценты гына буш икән. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушев сүзләренә караганда, биредә, нигездә, коронавирусны авыр формада кичерүчеләр ята. Вазгыять катлаулана калса, госпитальләрдә өстәмә ятак урыннар куячаклар.

– Вируслы чирләрдән саклану өчен вакцина ясатудан да яхшысы юк. Моны хәзер үк эшләргә мөмкин. Татарстанга гриппка каршы 642690 доза «Совигрипп», «Ультрикс квадри» вакциналары кайтты. Аларны 2,4 миллион кеше ясатыр дип көтелә. Бу – республика халкының 60 проценты дигән сүз, – ди Татарстанның баш эпидемиологы.

Вируслы чирләр белән бергә тормышыбызга коронавирус котырган чорда гамәлдә булган кайбер чикләү чаралары да әйләнеп кайта. Аерым алганда, хәзер оешма җитәкчеләре эшкә керер алдыннан хезмәткәрләрнең температурасын тикшерә башларга тиеш булачак. Күптән түгел Россиянең баш санитар табибы Анна Попова шул хакта карар чыгарды.

Бу эш мәктәпләрдә дә көчәйтеләчәк. Мәктәп бусагасын атлап керер алдыннан укучы, укытучыларның тән температурасын да тикшерәчәкләр. «Температурасы күтәрелгән кеше, мәктәпкә кереп, чир таратып йөрерлек булмасын», – дип искәртте Любовь Авдонина.

Тычкан да сагалый

Вируслы авырулар баш калкытып килә, җәй буе куркытып торган инфекцияле чирләр исә акрынлап кире чигенә. Республикада җәй башында тынычлыкны алган кызамык йоктыру очраклары кимегән. Ел башыннан бирле республикада 92 кеше кызамык йоктырган. Шуларның 43е – балалар. Хәтерләсәгез, кызамык таралу турында беренче хәбәрләр быелның февраль аенда ук ишетелә башлады.

– Хәзер вазгыять тотрыкланды. Кызамыкка каршы иммунлаштыру тәмамланды. Дөрес, планлы прививкалар әле дә ясала. Кызамык – яшен тизлегендә тарала торган авыру. Шуңа күрә аңа каршы вакцина ясату бик мөһим, – дип ассызыклады Любовь Авдонина.

Бәрәңге алу, уңыш җыю, бакчаларны чистарту белән үрелеп барган чорга аяк бастык. Елның-елында бу чорда тычкан бизгәге йоктыру очраклары да арта. Шуңа күрә белгечләр быел да уяулыкны югалтмаска чакыра. Бүген республикада тычкан бизгәге йоктыруның 539 очрагы исәпләнә. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк.

– Әлеге чирне, нигездә, кыр тычканнары тарата. Алар авыру тычканның төкереге, тизәк-бәвеле яткан теләсә-кайсы җиргә кагылуга ук йогарга мөмкин. Шуңа күрә сарай, бакчада эшләгәндә, учакка утын җыйганда, салам өйгәндә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Ашар алдыннан кулларны яхшылап юарга да онытмагыз, – дип кисәтә белгечләр.

Любовь Авдонина сүзләренә караганда, хәзерге вакытта авыру тычканнар ачыкланган бөтен мәйданчыклар эшкәртелгән. Талпаннарга бәйле вазгыять тә тотрыкланган. Хәтерләсәгез, иртә язда аеруча активлашкан иде алар. Җәйге челлә исә талпаннарны куркыткан. Яз башыннан бирле республикада талпан кадалуның 7,6 мең очрагы теркәлгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 7 процентка азрак.

– Хәзер бездә талпаннар өчен янә уңай шартлар саклана. Шуңа күрә август –  сентябрь аралыгында алар кабат актив рәвештә һөҗүм итә башларга мөмкин. Шуңа күрә алардан зыян күрүчеләр саны артыр дип фаразлыйбыз, – диде Любовь Авдонина.

Билгеле булганча, талпаннар боррелиоз, энцефалит кебек җитди чирләр дә тарата. Быел республикада 32 кеше талпаннар аркасында – боррелиоз, 4 кеше энцефалит йоктырган. Билгеле булганча, әлеге чирләр баш миенә зур зыян сала. Шул рәвешле көзен мул уңыш белән беррәттән чирләрне дә мулдан җыймас өчен уяулыкны югалтмаска кирәк, дип кисәтә белгечләр.

Чыганак: https://vatantat.ru/2023/09/121830/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев