КЫЧЫТКАН ТУНЫ
Кыярны вакланган кычыткан белән мүлчәләсәгез, файдасын тиз күрерсез.
Моның өчен кычыткан җыярга, кискәләп, кыяр төбенә 5 см калынлыкта мүлчә салырга кирәк. Кычыткан таркалып, җирне ашлый, дым саклый һәм корткычларны куркыта. Мондый мүлчә тирәсендә лайлач әкәм-төкәмнәр йөри алмый. Кычыткан мүлчәсен томат, борыч та ярата.
Чыганак: https://vk.com/irekmaydani
Фото: интернеттан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев