Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Кыяр орлыкларын пычкы чүбендә

Кыяр орлыкларын, тизрәк үссеннәр өчен, туфракка түгел, ә пычкы чүбенә утырталар икән.

Чәчәр алдыннан, пычкы чүбен кайнар су белән ике тапкыр пешекләп алам. Андагы бактерияләр, гөмбәчекләр һәм зарарлы микроорганизмнарны юкка чыгару өчен кирәк бу. Савытка 4 сантиметр калынлыкта тутырам һәм, бүртсен өчен, өстенә җылы су агызам. Аерым савытка бераз гына пычкы чүбе, су салам. Монысы орлыкларны күмү өчен кирәк. Шуннан теге савытка орлыкларны чәчеп, агач чүбе белән күмәм. Тишелеп чыкканчы, полиэтилен белән каплап тотам. Су сибеп торам. Кыярны, өч яфраклы булуга, туфракка күчереп утыртам.

Фәридә Гаффарова. Казан

 

Чыганак: https://vatantat.ru/2023/04/110599/

Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев