Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Кышка салат

2,5 кг помидор, 8 кишер, 3 баклажан, 6 баллы борыч, 1 әче борыч, 2 баш сарымсак, 200 мл үсемлек мае, 200 г шикәр комы, 1 аш кашыгы өеп тоз, 4 аш кашыгы 9 %лы аш серкәсе кирәк була.

Иттарткычтан чыгарылган помидорны 15 минут кайнатырга. Тоз, шикәр комы, үсемлек мае кушарга. Эре угычтан уылган кишерне өстәп, тагын 15 минут кайнатырга. Озынча итеп туралган баклажанны салып, 15 минут кайнатырга, озынча итеп туралган баллы борычны кушып, 15 минут кайнатырга. Ваклап туралган әче борычны салып, тагын 15 минут кайнатырга. Вакланган сарымсак һәм 4 аш кашыгы аш серкәсе өстәп, 3-4 минут кайнатырга һәм банкаларга тутырып, капкач ябарга.
 

Чыганак: http://tulachi.ru/news/widget/list/faydaly-kishlr 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев