Кышын алмагач нигә корый?
Кышкы суыкларда яшь алмагач һәм башка җимеш агачлары өшеп әрәм булырга мөмкин. Сәбәпләре нидән гыйбарәт? Мондый күңелсезлекне булдырмас өчен нишләргә? Агроном Андрей Поповның киңәшләрен тәкъдим итәбез.
Үсенте сыйфаты. Әлбәттә инде, аны көньяк төбәкләрдә үстереп, безгә китереп сатудан да җайлысы юк. Ләкин анда үстерелгән безнең төбәккә бармый. Җылы климатта «яралган» үсенте төньяк киңлекләргә килеп эләккәч, авыр яңара, кышны көч-хәл белән үткәрә яки бөтенләй корый. Язга кадәр исән калганнары да «үләм-үләм» дигәндә генә «аякка баса». Ләкин шуннан ары узмый, ягъни җимеш бирми. Безнең өчен яраклы үсенте, белгечләр теле белән әйтсәк, районлаштырылган булырга тиеш. Шуңа күрә җимеш агачын юл читендә сатып торучылардан түгел, бәлки үзебезнең төбәктәге питомниктан алырга кирәк.
Кисү. Агач-куакларның кирәкмәс ботакларын ел саен кисеп тору таләп ителә. Ябалдашының куе булмавы, эченә кояш нурларының төшә алуы кирәк. Агач яфраклары, фотосинтез гына түгел, сулыш органы да булып тора чөнки. Ябалдаш куе булып, кояш төшмәсә, яфраклар углеводларны бүлеп чыгаруга караганда, үзләренә сулыш алуга күбрәк тота. Киләсе елда уңышны киметү генә түгел, бәлки агачка кирәкле матдәләр туплауга комачаулап, кышка тиешенчә әзерләнмичә калуга да китерә бу.
Авырулар һәм корткычлардан саклау. Болары да уңышка кырын сугып кына калмыйча, үсемлекләрне зәгыйфьләндереп, зарарланган тукымаларын торгызырга мәҗбүр итә. Кайры кортлары һәм тамырга зыян салучы коңгыз личинкалары агачка кышны уздыру өчен кирәкле туклыклы матдәләр туплауга комачаулый. Шуңа күрә сезон башына үсентеләрне саклау өчен кирәкле әйберләрне әзерләп кую мөһим. Атнасына кимендә бер тапкыр агачларны карап, корткычларның үрчү урыннарын ачыкларга һәм тиешле чарасын күрергә кирәк.
Су сибү. Кайбер бакчачылар бу хакта еш кына онытып җибәрә. Язын исә, менә дигән агач нишләп корыган икән соң, дип аптырашта кала. Яфракларының җәйге корылыкта да ямь-яшел утыруы агачка дымның җитәрлек икәнен аңлатмый әле. Җәен явым-төшем аз булганда, шулай ук көзен агачларга су кирәк. Дым җитмәсә, тукымаларындагы барлык физиологик процесслар акрыная һәм аларга кышка әзерләнү мөмкинлеге юкка чыга.
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/11/155455/
© Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев