Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Лаләләрне кайчан утыртасы

Яз көне матур итеп чәчәк атсыннар өчен, лаләләрне көздән утырталар. Моны дөрес итеп башкарсаң гына уңышы сөендерәчәк.

Суганчаларны бик иртә дә, бик соңа да калмый утыртырга кирәк. Иртәрәк утыртсаң, суганчалар фузариоз чирен эләктерергә мөмкин. Соңга калып утыртсаң, киләсе язда чәчәкне дә соң гына атачаклар. 

Иң яхшы вакыт: туфракның 10 сантиметр тирәнлектә 8-10 градус җылы булуы. Һава температурасы кимендә 5 градус җылы булырга тиеш. 

Лаләләр җиңел туфраклы, кояшлы һәм җилдән ышык урыннарны ярата. Иртәнге яки кичке якта күләгә төшә торган урыннарда да үсә ала. Ләкин дөм күләгәле урынга утыртсагыз, чәчәк атмаячак. 

Лаләләрне яз көне эрегән кар суы, җәен яңгыр яуган су тонып утыра торган урыннарга да утыртмагыз. 

Туфрак әче булса, түтәлне әзерләгәндә доломит оны яки известь кертеп казырга кирәк. Туфракның әчелеген белү өчен, түтәлдән бер чәй кашыыг туфрак алып, аны пыяла өстенә куегыз. Туфракка бераз гына 9 процентлы аш серкәсе тамызыгыз. Әгәр өскә күп итеп күбек чыкса, туфрак селтеле. Әгәр бернәрсә дә күренмәсә, димәк, сезнең туфрак әче. Нейтраль туфракта күбек бик аз гына күренә. 

Чирләмәсеннәр өчен, лалә суганчаларын ярты сәгатькә куе кызгылт төстәге марганцовка эремәсенә салып торабыз. Марганцовкадан алып, кипшертәбез. 

Суганчаларны түтәлдәге буразналарга утырталар. Шуңа күрә алдан кирәк кадәр тирәнлектәге буразналар сызалар. Буразнаның тирәнлеге суганчаның зурлыгына бәйле. Ул өч суган тирәнлегендә булырга тиеш. Вак суганчаларны тирән утыртсаң, аларның яз көне тишелеп чыгарга көчләре җитми, шуңа күрә аларын тирән утыртмыйлар.

Көздән утыртыр өчен эре суганчаларны сайлыйлар. Алар киләсе язда ук чәчәк атачак. Чәчәкләре дә эре булачак. Вак суганчаларны да көздән утырталар. Ләкин алар киләсе язда әле чәчәк атмаска да мөмкин. Бу вак суганчалы сортларга карамый, андый сортларның суганчалары 2-3 сантиметрдан артмаса да, алар язын барыбер чәчәк ата. 

Эре суганчаларны бер-берсеннән 10 см ара калдырып тезәләр. Вак суганчаларны тыгызрак та утыртырга була. Гомумән, лаләләрне бер-берсеннән бик ерак утыртмаска кирәк, тыгызрак үссәләр, матуррак күренәләр. 

Суганчаларны туфракка тыгызлап батырып кертергә ярамый, бары буразна төбенә генә куеп чыгыгыз. Тыгызлап батырсагыз, төбендәге тамыр бүлбесе аерыла. 

Буразнага тезгән суганчаларны туфрак белән күмдереп, өстен тигезлибез һәм су сибәбез. 

Лаләләрне әле утыртмаган булсагыз, шушы көннәрдән дә калмагыз, чөнки тамыр җибәрер өчен аларга кимендә 20-30 көн кирәк. Шушы вакыт эчендә туфрак катмаска тиеш. 

Чыганак: https://syuyumbike.ru/news/bakcha/lalalarne-utyrttygyzmy-ale

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев