Тәрбия кирәк
Лилия чәчәге хәзер суганчасын үстерә, ныгый, үрчи. Бу процесс чәчәк бөреләрен коеп бетергәннән соң 1 ай чамасы бара.
Шиңгән чәчәк чукларын кисәргә, әмма кыякларына тимәскә кирәк, алар фотосинтез өчен кирәк. Лилияне тулысынча сентябрьдә кисәләр, 10-15 см сабагын калдырып, төбен торф яки компост белән мүлчәләгез.
Лилиянең “аппетиты” яхшы. Чәчәк атканда һәм чәчәк атып бетергәч үсемлеккә калий һәм фосфор кирәк. 1 квадрат метрга 20шәр грамм исәбеннән суперфосфат һәм калий сукльфаты кертергә була. Вегетация вакытында ике тапкыр 1 квадрат метрга 0,5 стакан исәбеннән көл сибә аласыз.
Лилияне августта күчерәләр. Иң элек сабакларын җирдән 3-5 см калдырып кисәләр һәм сәнәк белән казыйлар. Суганчаларны марганцовканың алсу эремәсендә яки махсус препаратта (“Максим”, “Витарос”) 20-30 минут тотарга һәм, кипкәнен көтмичә, шундук утыртырга кирәк.
Лилия суганчасын кимерүчеләр ярата. Кышын тычканнар зарарламасын өчен, суганчаларга “Вишневский” мазе сөртергә була. Көзен тирәсенә дегетле су сибә аласыз. 10 л суга 1 чәй кашыгы каен дегете җитә.
Бакча
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев