МАРИНАДЛАНГАН ШАМПИНЬОН
400 г шампиньон гөмбәсе, 1 әр кишер, суган, 1 чәй кашыгы тоз, 2 чәй кашыгы шикәр комы, 2-3 әр аш кашыгы алма серкәсе, үсемлек мае, 1 лавр яфрагы, 5-10 түгәрәк борыч кирәк булачак.
Гөмбәләрне дүрткә бүләргә, кишер һәм суганны саламлап турарга. Барлык ингредиентларны уртача утта 7 минут томалап пешерергә. Суынгач, банкага салып, суыткычка куярга. 12 сәгатьтән әзер була.
Чыганак: https://vk.com/irekmaydani
Фото: https://www.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев