Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Миләүшә Халиуллинадан вак бәлеш рецепты

Ашларыгыз тәмле булсын!

Иң беренче итеп эчлек әзерлибез. Дөгене бүрттерәсе. Аны саркытып фарш кушабыз, майлырак иттән чыгарылган фарш яхшы. Суганны бик вак итеп турыйбыз да сыек май бн кыздырып алабыз. Аны эчлеккә кушарга. Аннары инде тәменчә тоз, борыч өстәп болгатабыз. Эчлек әзер.

Камырны мин чупрәле итеп басам, ләкин кабартмыйм. Шунда ук ясый башлыйм. Җылы сөт һәм су бермә-бер, сыер мае яки йорт каймагы эретеп, тоз, әз генә шикәр комы, чүпрә, он салып йомшак камыр басабыз. Басып бетергәндә берәр уч сыек май салып камырга кертеп бетерәбез. Һәм ясый башларга да ярый.

Ашларыгыз тәмле булсын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев