Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Мунча — гүзәллек салонына барганнан да күбрәк файда бирә

Әмма мунчага йөрү дә аерым кагыйдәләр белүне таләп итә. Сезнең игътибарга мунча көне өчен 5 кагыйдә тәкъдим итәбез.

1. Мунчага корсак тутырып ашап бармагыз. Ләкин ач карынга да мунча килешми. Әзрәк яшелчә, җиләк- җимеш, ботка, үлән чәе - мунча эссесенә “кереш сүз” булыр.

2. Мунчага йөрүне көннең беренче яртысына планлаштырыгыз. Өйләдән соң эсселеге йөрәккә икеләтә авыраячак.

3. Кызу мунчада озак утырмагыз. Бер сеанс 35 минуттан да артмаска тиеш. Ә кабат-кабат эссегә керүчеләргә керү интервалын 15-20 минут итәргә кирәк булыр. Авырган вакытта эссе мунчада утыру вакытын чирек сәгатькә киметергә киңәш ителә.

4. Югары температурада С витамины “яна”, сеанслар арасында ял иткәндә җиләкләр кушылган яшел чәй организмдагы С витаминына дефицитны бетерер.

5. Кайнар мунчадан соң авыр эшкәртелә торган азык ашарга ашыкмагыз. Җылы процедуралар ашкайнату процессын киметә. Шуңа күрә беренче ике сәгатьтә менюда җимешләр һәм баллы чәйгә өстенлек бирегез.

Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев