Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Нәрсә булды сиңа, күңел: нигә күпләр тормыштан ямь таба алмый интегә?

Бәйрәм кайгысы түгел әле! Игътибар итәсездер, мондый сүзне еш ишетергә туры килә. Яңа елның ун көнлек ялы да, мандарин исе дә, Кыш бабай бүләге дә сөендерә алмый андыйларны. Күпләр тормыштан ямь таба алмый интегә.

Табиб ешрак бирешә

Илкүләм халык фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) тарафыннан уздырылган соңгы сораштыру нәтиҗәләре дә шул хакта сөйли. Ни гаҗәп, ил халкының дүрттән бере Яңа елны, гомумән, каршыларга җыенмавын әйткән булган. Күпләр моны бәйрәм кәефе булмау белән аңлаткан. Социологлар бу күренешнең дә сәбәбен ачыкларга тырышкан. Баксаң, бүген ил халкының 75 проценты эмоциональ сүнүдән интегә икән. Дәрте дә, дәрманы да юк, кыскасы. Казанда яшәүчеләрнең 85 проценты исә даими рәвештә депрессия, арыганлык халәтендә яши. Әлеге төркемгә керүчеләр аларны бу тормышта берни дә сөендермәүдән, тормыштан ямь тапмауларыннан зарланган. Эмоциональ яктан иң нык эштән чыгучылар Новосибирск (92 процент), Казан (85 процент), Санкт-Петербург (78 процент) шәһәрләрендә яши икән. Кәефне хәтта күптән көтелгән Яңа ел, озын бәйрәм яллары да уңай якка үзгәртә алмый, ди белгечләр.

Психология фәннәре кандидаты Эльмира Ахунова төшенкелеккә бирелүнең төп сәбәбе дип пандемияне атый.

– Соңгы ике елда тормышыбыз тамырдан үзгәрде. Вирус дигән зәхмәтнең бер мизгелдә ирегебезне чикләп, күңел тынычлыгын югалттырырга сәләтле булуын аңладык. Бүген Җир йөзендә яшәүчеләрнең күбесе ковид белән авырып, аннан соң яшәргә өйрәнә. Икенче берләре әле дә булса чир йоктырудан куркып яши. Кайчак Җир йөзендә башка бернинди борчу, авырулар да калмаган кебек тоела. Ә бит әле, моңа өстәп, көндәлек мәшәкатьләр, борчулар да бар. Бүген кеше моннан ике ел элек булган чагыштырмача тыныч тормышына кире кайтырга хыяллана. Әмма моның мөмкин түгеллеген күрә дә тагын төшенкелеккә бирелә. Мондый халәт бик күп энергияне, көчне ала, – ди белгеч.

Эльмира Ахуновага психологик ярдәм сорап килүчеләр арасында да эмоциональ сүнүдән азапланучылар шактый икән. Соңгы ярты елда гына да берничә табиб, коткаручы, социаль хезмәткәргә ярдәм күрсәтергә туры килгән аңа.

Белгечләрнең бер ише ил халкының сүлпәнлеген икътисадтагы тотрыксызлык белән бәйләп аңлата. Финанс аналитигы Булат Җәләлов фикеренчә, бәяләр котырып үскән, әмма халыкның керемнәре үзгәрешсез калган шартларда эмоциональ сүнү, депрессия кебек күренешләрнең артуына аптырыйсы юк.

– 2014 елда башланган кризис әле һаман дәвам итә. Халыкның керемнәре әнә шуннан бирле үзгәрми, бәяләрне, үзегез күреп торасыз, йөгәнләрлек түгел. Яңа елны зур өметләр белән каршылыйсың да, ел башыннан ук торак-коммуналь хуҗалык тарифлары, штрафлар арта башлый. Монда ничек күңел үссен дә нинди бәйрәм кәефе булсын, – ди ул.

Кәнәфидән торудан башлана

Әмма күңел барыбер яхшыга өметләнә. Яңа елны яңа уйлар, максатлар белән башлыйсы килә. Моның өчен көчне каян табарга? Тормыштан кабат ямь табып яшәр өчен эшне нидән башларга? Бу сораулар белән психотерапевт, «Яшәү территориясе» социаль инициативалар үзәге башлыгы Антон Мироновка мөрәҗәгать иттек.

 Без ни өчен тормыштан тәм таба белми башладык?

– Төп сәбәбе – җитеш, мул тормышта яшәвебездә. Хәзер җаның ни тели – шул бар, сайлау мөмкинлеге зур. Кызыл уылдыкны әллә нигә бер генә ашыйсың икән – ул тансык ризыкка әйләнә, көн дә шуның белән тамак ялгый башласаң, аның тәме дә, кадере дә калмый. Тормышыбызда әнә шундый тансык дип әйтерлек әйберләр калмады да бугай инде. Кеше юк кына әйбердән дә тәм таба белми хәзер. Аннары хәзер тормышыбыз шулкадәр зур тизлек белән бара. Башыбыз төрле мәгълүмат белән шыплап тулган. Кеше организмы, бигрәк тә баш мие исә алар артыннан өлгереп, үзләштереп бетерә алмый. Тормыштан тәм таба алмый башлавыбызның тагын бер сәбәбе әнә шуннан гыйбарәт. Кеше күп вакытын телефон, гаджетлар каршында уздыра. Шуңа күрә аның җанлы аралашуга вакыты да, теләге дә калмый. Нәтиҗәдә кеше әйләнә-тирәдә булган вакыйгаларны күрми, алар белән кызыксынмый башлый. Анда күңел төшенкелеге, эч пошу кебек күренешләр күзәтелә. Өстәвенә социаль челтәрләр аша даими рәвештә башкаларның тормышын күзәтеп барган кеше үз тормышыннан гына түгел, үз-үзеннән дә канәгать булмый башлый. Тагын шунысы да бар: хәзер замана кешесенә гел максат куеп яшәргә кирәк дип тукып торалар. Кеше гел шул максатларга ирешергә, нәрсәнедер куып тотарга, узып китәргә хыялланып яши. Ә аларның очы-кырые күренми.

 Рухи яктан бетеренүгә пандемия сәбәпче дигән фикерне еш әйтәләр

– Бу фикер белән килешеп бетмим. Монда чир, аның белән бәйле рәвештә кертелгән пандемиядән бигрәк, коронавирус турында көн дә ишетелеп торган хәвефле хәбәрләр сәбәпчедер. Күз алдына гына китерик. Кеше бернинди элемтә чаралары булмаган кечкенә генә авыл яки шәһәрдә яшәп ята, ди. Көннәрдән бер көнне монда кемдер килә дә: «Ишеттеңме соң әле, дөньяда яңа төрле бик куркыныч вирус таралган икән», – ди. Теге кеше, бу хәбәрне ишеткәч, бер куркып куяр да шуның белән онытыр иде. Коронавирус, вакцинация, фәлән кеше вирус йоктырган, фәлән кеше үлгән ише хәбәрләрне көн дә ишетеп торганда исә кешенең психикасы үзеннән-үзе бозыла башлый.

 Яшәүдән тәм тапмау дигән күренешнең фәнни аңлатмасы бармы?

– Психиатриядә ангедония дигән төшенчә бар. Ул бик күп кенә психик тайпылышлар вакытында күзәтелә торган билгене аңлата. Гади генә итеп әйтсәк, ангедония – шатлык булмау дип тәрҗемә ителә. Тормыштан ямь, тәм тапмый башлаган кешенең тормышыннан шатлык югала. Аның мәшәкатьләре, максат-бурычлары бар, ләкин шатлыгы юк. Шатлык нәрсә ул? Биологик яктан аңлатсак, ул – эндорфин, дофамин кебек бәхет гормоннарыннан гыйбарәт. Яшәүдән тәм тапмаган кеше организмында әнә шул гормоннар азая.

 Арабызда үзеннәнүзе кешенең энергиясен суыручы кешеләр булаАлар белән аралашканнан соң җеп өзәрлек тә хәл калмыйТормыштан ямь тапмый башлавыбызда бу төркемгә керүчеләрнең дә өлеше бармы?

–  Сүз дә юк, әйләнә-тирәдәге кешеләрнең дә йогынтысы зур. Әгәр янәшәдәгеләр гел нәрсәнедер тәнкыйтьләп, канәгатьcезлек белдереп, тискәре энергия тарата икән, телисезме-юкмы, сез дә аның йогынтысына биреләчәксез. Мондый кешеләрдән ерак торуың хәерле. Әгәр бу мөмкин булмаса, әйтик, андый кешеләр эш урыныгызда икән, эштән соң күңелегезгә яткан берәр шөгыль табыгыз. Көн дәвамында җыелган тискәре энергияне уңай хис-тойгылар белән юарлык булсын.

Тормыштан ямь табып яши башлар өчен гади генә кагыйдәләрне истә тотарга кирәкди Антон Миронов.

  1. Иң элек үзегездән гел нәрсәдер таләп итүдән туктагыз. Миңа насыйбы – миңа була, диюдән яхшысы юк.
  2. Элегрәк эмоциональ сүнү дигән күренеш психолог, табиб кебек «коткаручы» һөнәр ияләренең генә баш бәласе санала иде. Хәзер ул гел бертөрле яшәү рәвеше алып барган һәркемгә кагыла. Шуңа күрә гадәтләрегезне, көндәлек режимыгызны даими рәвештә үзгәртеп, төрләндереп торыгыз. Мисал өчен, мин үзем эшкә көн саен төрле юлдан барырга тырышам. Ерагракмы ул, якынракмы – мөһим түгел. Моны гадәткә керткәндә, баш та яхшырак эшли, көнегез азмы-күпме төрләнгән кебек була.
  3. Кулыгызга кәгазь алып, тормышыгызны нинди итеп күрергә теләвегезне тәфсилләп язып чыгыгыз. Теләкләрегезнең дә исемлеген төзегез. Болай эшләгәндә алар тизрәк чынга ашачак. Тормышыгызны үзгәртү дә җиңелрәк биреләчәк.
  4. Тормышыгызны яңа хис-тойгылар белән баетып торырга тырышыгыз. Моның өчен сәяхәт итүдән дә яхшысы юк. Баш бәясенә чит илләргә барып ял итү мәҗбүри түгел. Үзебезнең илдә дә ял итү, үзең өчен яңалык ачарлык урыннар җитәрлек. Диванда хыялланып ятып кына булмый!
  5. Үз организмыгызны тыңларга, ишетергә өйрәнегез. Армый-талмый көн итәр өчен аңа, ким дигәндә, сигез сәгать йокы кирәк икән, аны биш-алты сәгатьлек кенә йокы белән азапламагыз. Тәнегезне формада, тонуста тотарга ярдәм итә торган (физик күнегүләр, контраст душ, медитация һ.б.) гадәтләрне булдырыгыз.
  6. Ялгыз калып, ял итәргә дә вакыт табу мөһим. Йоклар алдыннан барлык мәгълүмат чараларын, телефон, гаджетларны сүндереп, ярты сәгать булса да тынлыкта ял итеп алырга кирәк. Уй-фикерләр тәртипкә салына, көн дәвамында җыелган киеренкелек юкка чыга, арыганлык бетә.

Мөхәммәд хәзрәт  Мифтахов, Усад бистәсе мәчете имамхатыйбы:

– Эмоциональ сүнү, депрессия кебек күренешләрнең ни сәбәпле артуын ачыклар өчен иң элек җәмгыятебезгә күз салырга кирәк. Бүген анда төрле җинаятьләр, хөсетлек, эгоистлык, урлау, ата-ана хакын, туганлыкны белмәү кебек аяныч күренешләр тулып ята. Болар бар да бәрәкәткә йогынты ясый. Бәрәкәт булмаган тормышта яшәү ямен, тәмен тоеп булмый. Алар кешенең бүген белән генә яшәве, кылган гамәлләре өчен киләчәктә җавап тотасы булмаячак дип тынычлап көн күрүе аркасында килеп чыга. Шуңа күрә эмоциональ сүнү, депрессияләрдән саклану өчен, иң беренче чиратта, бу тормышның ахыргы урын булмавын, мал-акчаның гына бәхетле итмәвен аңларга кирәк. Пәйгамбәребез – Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәләм бер хәдисендә: «Һәрбер бала фитри иман белән туа», – ди. Шушы фитри иман кешегә программа рәвешендә салынган. Әгәр кеше аңа рухи ризык бирми икән, ул бәхетне, тормыш тәмен сизә алмый. Рухи ризык дигәндә, Аллаһы Тәгаләгә итагать итеп, аның әмерләрен үтәү күздә тотыла. Алда телгә алынган бәрәкәт тә турыдан-туры әнә шуңа бәйле.

 Динә Гыйлаҗиева

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/01/71777/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев