Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

«Омикрон»ның туганы зәһәррәк: коронавирусның яңа төрен йоктырганда аспирин белән магний эчмәскә!

COVID—19ның яңа штаммы белән авыручылар май аенда артачак, дип фаразлана

Коронавирус турында оныттым дигәндә генә, аның яңа штаммнары пәйда була. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы пандемия тәмамлануы турында игълан итмәде, чир йоктыру очраклары көн саен барлык илләрдә дә диярлек теркәлә. Менә шушы арада «арктур» дигәнен еш телгә ала башладылар. Алдан ук кисәтик: йогышлылыгы ягыннан аңа кадәр булган «туганнар»ыннан зәһәррәк, ди. Алдан ук тынычландырыйк: хәзер чир җиңелрәк уза.

Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова хәбәр иткәнчә, Россиядә «арктур»ны йоктырып авыручылар саны май ахырына артырга мөмкин. Аның сүзләренчә, штамм башкаларына караганда күпкә йогышлырак, әмма ул сирәк очракта авыр уза, нигездә кеше аны ОРВИ буларак кичерә икән. Попова сүзләре белән әйткәндә, «арктур»ның контагиозлыгы (таралу, йогышлылыгы) элегрәк формалашкан иммунитетны да урап узарга мөмкинлек бирә. Тик шулай да илдә яңа санитар-эпидемиологик чикләү чаралары кертергә уйламыйлар, сәламәтлек саклау тармагының мондый хәлләргә әзер булуына ышаналар.

Әлегә илдә «арктур» белән чирләүнең дүрт очрагы теркәлгән. Сүз уңаеннан, «арктур» дөньяның 29 илендә ачыкланган инде.

Терапевт Олег Абакумов аңлатканча, «арктур»ның төп билгесе – конъюнктивит. «Аны аллергиядән аеру бик җайлы. Мәсәлән, аллергия вакытында күз кабаклары шешә, төчкерү бар, борыннан ага, тамак авыртмый, күздән чыккан сыеклык та үтәкүренмәле була. «Арктур»ның башка билгеләре үзгәрешсез: тамак авырту, какырыксыз ютәл, борын тыгылу. Бу юлы тәм һәм ис югалмаячак», – ди табиб.

Авыру билгеләре күзәтелсә, билгеле, иң элек табиб ярдәме кирәк. Шулай да, Олег Абакумов аңлатканча, «арктур» үзен сиздерә башласа, организмны кайгырта башлау зыян итмәс. «Ингаляция ясарга, Д витамины эчәргә, тамакны чайкарга, табиб күрсәтмәсе булса, канны сыекландыргыч дарулар эчәргә кирәк. Бу бигрәк тә өлкәннәргә һәм диабет чиреннән интеккәннәргә кагыла. Дәваланганда даимилек кирәк! Башкача нәтиҗә булмаячак», – дип кисәтә терапевт.

Моннан тыш, чирләгәндә нәрсә эшләргә ярамаганын да искәртә ул. «Бала көткәндә, бөерләр авыртуы булса, аллергия интектерсә, чир 14 көннән дә озаграк дәвам итсә, вируска каршы дарулар эчәргә ярамый. Әгәр дә организм аларга кытлык кичерми икән, кирәксә-кирәкмәсә, магний, калий эчмәскә. Шулай  ук белер-белмәс аспирин, кардиомагнил эчәргә ярамый», – дип кисәтә белгеч.

Стопкоронавирус.рф сайты мәгълүматларына күз салсаң, илдә узган тәүлектә коронавирусны 5093 кеше йоктырган. Шуларның 1339ын хастаханәгә озатканнар. 7397 кеше сәламәтләнгән.

Аерым алганда, Татарстанда 31 очрак ачыкланган. 15 кеше хастаханәдә дәвалана. Бер тәүлек эчендә 97 кеше сәламәтләнеп чыккан. Үлем очрагы юк.

Чыганак: https://vatantat.ru/2023/04/110842/

Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев