Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

ПОМИДОР ЯХШЫ СЕРКӘЛӘНСЕН ӨЧЕН

Помидор яхшы серкәләнсен өчен, температура һәм һаваның дымлылыгы кулай булырга тиеш. Иртән, әле температура югары булмаганда, чык кипкәч, үсемлекне селкеткәләп чыгыгыз.

Көн уртасында теплицада температура +40 оСтан арта. Помидорның чәчәкләре +20...+25 оСта яхшы серкәләнә. +32 оСтан югарырак температурада чәчәкләр серкәләнә алмый. Шул ук вакытта дымлылыкның югары булуы да начар. Ул 70 %тан артмаска тиеш. Шуңа теплицаның ишекләрен җәй буе ачык тотыгыз. Помидорга үтәли җил файдалы. Үсентеләрен куе утыртмагыз, яфракларын һәм ян сабакчаларын гел өзеп торыгыз.

Чыганак: https://vk.com/irekmaydani

Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев