Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Роллы ясыйбыз

Кирәк булачак: дөге - 1 стакан, су - 1,5 стакан, дөге уксусы - 2 зур кашык, тоз - 2 чәй кашыгы, шикәр комы - 2 зур кашык, нори - 4 шт, эреткән сыр «Hochland».

Панировка
Йомырка - 1 шт
 

Эчлек
Кыяр - 1 шт
Краб таякчыклары.


Дөгене юабыз һәм газ өстенә әкрен утта пешәргә куябыз. Кайнап чыккач, капкачын ябып 1 минут пешерәбез һәм сүндерәбез. Уксус, тоз, шикәрне бергә бутыйбыз һәм шуны дөгегә салабыз.
Өстәлгә норины куябыз һәм өстенә дөгене бүлеп салабыз. Кулларны юешләтеп дөгене бөтен җиренә таратабыз. Өстендә 2 см калдырабыз. Эчлегебезне бер рәткә тезәбез, ә сырны нәзек иттереп кондитер пакетыннан салабыз. Төрәбез! Панировка әзерлибез, җәйпәк савытка салабыз. Ә күкәйне туглыйбыз. (Булмаса, ипи яисә батонны духовкада киптереп, мясорубкадан чыгарабыз) Роллыларны башта күкәйдә, ә аннары панировкада тәгәрәтәбез һәм табада кыздырабыз. Тәмле булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев