Сәламәт булу өчен ниләр кирәк
Казанның 21 нче шәһәр хастаханәсе табиб-терапевты Регина Галиуллина сәламәтлек турында иң киң таралган фикер-киңәшләргә ачыклык кертте.
1. Сәламәт булу өчен көненә кимендә 2 литр чиста су эчәргә кирәк.
Чиста су, дөрестән дә, сәламәтлек өчен бик файдалы. Ул организм буйлап туклыклы матдәләрне тарата, зарарлы матдәләрне чыгара, кан тамырларын йомшарта. Организм суга кытлык кичермәсен өчен, кимендә 2 литр чиста су эчәргә киңәш ителә. Әмма бу мәҗбүри дигән сүз түгел. Чиста суны эчәсе килгәндә генә эчәргә кирәк. Күпкә китсә, су да зарарлы. Әйтик, кыска вакыт аралыгында бер-ике литр су эчеп бетерсәң, организм агуланырга мөмкин. Башта су ашказаны-эчәк трактына сеңә, аннары канга эләгә. Канда су күбәйгәч, андагы натрий күләме кими. Нәтиҗәдә артык су күзәнәкләргә эләгә, алар үз чиратында бүртә. Организм натрийга җиңелчә кытлык кичерсә, кешенең башы әйләнә, башы авырта, күңеле болгана, ул хәлсезлектән интегә. Натрийга кытлык зур булса, кешенең баш миенә кан саварга да мөмкин. Бу үз чиратында көзән җыеру, комага китү, үлем-китем ихтималын арттыра. Шуңа күрә организм сорамаса, үзеңне мәҗбүриләп чиста су эчәргә кирәкми.
2. Көненә 10 мең адым җәяү йөрергә кирәк.
Җәяү йөрү бик файдалы. Ул кан тамырларын ныгыта, йөрәк-кан тамыры, эндокрин һәм нерв системасы, икенче типтагы шикәр чире килеп чыгу ихтималын киметә, кан басымын җайга сала, стресстан коткара. Моннан тыш даими рәвештә җәяү йөргән кеше ябыга да ала. Әмма көненә 10 мең адым җәяү йөрергә кирәк дигән сүз – уйдырма. Бу мода безгә Япониядән үтеп керде. Көненә ничә адым атлавыңнан бигрәк, аны тәүлекнең кайсы вакытында һәм нинди тизлектә башкаруың мөһимрәк. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 18–64 яшьлек кешеләргә атнасына уртача тизлектә 150–300 минут яки тиз-тиз атлап, 75–150 минут җәяү йөрергә киңәш итә. Һава торышы нинди булуга, тәүлекнең кайсы вакытына карамастан, җәяү йөрергә тырышыгыз. Ашаганчы яки ашагач, 1,5–2 сәгать вакыт үткәннән соң йөрү файдалы. Артык авырлыктан интегүчеләргә ач карынга атларга киңәш ителә. Саф һавада йөрү шулай ук йокыны да яхшырта.
3.Каһвә бавырга «бәрә».
Каһвә магний, тимер, кальций кебек матдәләргә, минераль тозларга бай булган кузаклылардан ясала. Бер яктан каһвә гәүдәне тонуста тота, организмны уятып җибәрә, икенче яктан ул үзәк нерв системасын ярсытырга мөмкин. Күптән түгел уздырылган тикшеренү нәтиҗәләренә ышансаң, көненә ике чынаяк кофе эчсәң, күзәнәк составындагы аланинаминотрансфераза дигән матдә арта. Ул аксым алмашы өчен җавап бирә. Шуңа күрә көненә 300 мл каһвә эчүнең бер зыяны да юк. Әмма бер шарт бар: ул махсус машинада яки туркада әзерләнергә тиеш. Арзанлы, эри торган каһвәнең бер файдасы да юк.
4. БАДлар иммунитетны ныгыта, бик күп авыруларны кисәтергә ярдәм итә.
БАД – дару түгел, биологик актив кушылма. Ул дарулар кебек җиренә җиткереп тикшерелми, аның файдасы да ахыргача өйрәнелеп бетмәгән. БАДларның бер зыяны да юк, дип санаучылар ялгыша. Ничек кенә булмасын, алар синтетик юл белән табыла. Ә ул матдәләрнең ни дәрәҗәдә зарарсыз икәнен әйтү кыен. Иммунитетны БАД ярдәмендә ныгытканчы, организмга кирәкле матдәләрне файдалы ризык аша алуың хәерлерәк. Мисал өчен, чәч һәм тырнакларны ныгыту өчен чыгарылган махсус БАДлар бар. Аларның составында А һәм Е витаминнары бар. Алар организмда тупланып бара. Әгәр организмда тупланган А витамины чамадан артып китсә, кешедә мәни бизе яман шеше, инфаркт, инсульт килеп чыгу ихтималы арта. Е витамины артып китсә, шулай ук яман шеш килеп чыгу куркынычы арта.
5. Ир-ат температурасы 37 градуска күтәрелүгә «үләм» дип ята икән, аның бу сүзен уенга алмыйча, ышанырга кирәк.
Бу көннәрдә галимнәр шундый белдерү белән чыкты. Ир-атлар грипп кебек вируслы авыруларны кыенрак кичерә. Хатын-кыз организмында эстроген һәм прогестерон күләме югары, тестостерон күләме түбән була. Шул сәбәпле гүзәл затларның иммунитеты да көчлерәк. Бала табу, нәсел калдыру кебек олы бурыч йөкләнгән хатын-кыз организмы бик нык сакланган. Аларда лимфоцит кебек иммун системасы күзәнәкләре дә ир-атлар белән чагыштырганда күбрәк бүленеп чыга. Алар, үз чиратында, зарарлы микроорганизмнарга каршы көрәшә. Шул рәвешле хатын-кызлар бик күп вируслы авыруларны тиз арада җиңә һәм җиңелрәк уздыра.
6. Грипп йоктырмас өчен, күп итеп сарымсак ашарга кирәк. Сарымсак составындагы авыру китереп чыгаручы бактерияләрне юкка чыгаручы фитонцидлар грипп һәм ОРВИ вирусларына каршы тора алмый. Шуңа күрә сарымсак әлеге төр вируслы авырулардан да саклый алмый. Сарымсак ашаган кешенең авызыннан авыр ис килә. Шул сәбәпле аның янына башкалар якын килми, ике арада дистанция саклану аркасында грипп бер кешедән икенче кешегә йокмыйча кала ала. Сарымсакның бу очракта әнә шул яктан гына файдасы булырга мөмкин. Гастрит кебек ашказаны-эчәк авыруларыннан интеккән кешеләргә сарымсакны чамасын белеп кенә ашарга кирәк.
Чыганак: https://vatantat.ru/2023/12/129470/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев