Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

“Сәламәт яшәү рәвеше –озын гомернең нигезе!”

Сәламәтлек –кешенең иң зур байлыгы. Озак һәм бәхетле яшисе килсә, һәр кеше иң беренче чиратта үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш.

Сәламәт яшәү рәвеше – сәламәтлекне саклау һәм ныгыту кагыйдәләрен даими үтәү дигән сүз, ягъни бу-үзеңнең тәнең, киемең һәм өеңне чиста тоту, дөрес туклану, хезмәт һәм ялны дөрес оештыру, күп хәрәкәтләнү, зарарлы начар гадәтләрне булдырмау.

Безнең сәламәтлек үз кулыбызда, һәр гаиләдә сәламәт тормышы рәвеше алып бару кирәк. Сәламәтлекне саклау – ныгыту һәркемнең кулыннан килә торган эш. Яшәү рәвеше –ул кешенең үз –үзләрен тотышы, гадәтләре һәм тормышы. Сәламәт яшәү рәвешен булдыру төрле өлешләрдән тора:

 - җенес, яшь, сәламәтлек халәте;

-яшәү тирәлеге: климат, торак;

- экономик шартлар: туклану, кием;

- начар гадәтләрнең булмавы;

- гигиена таләпләрен үтәү:  иртәсен дә һәм кичен дә юынырга кирәк, бик кирәк... дип язган язучы Корней Иванович Чуковский да.

-һава шартлары нинди булуга карамастан, саф һавада күбрәк булырга;

-ял итүне дөрес оештыру ( парк, музей, кино-театрлар, китапханәләр һ.б.)

- спорт, физик күнегүләр белән шөгыльләнү; йөрү, йөгрү, йөзү – организмны чыныктыру;

- физик хезмәт сәламәтлек өчен бик файдалы, сәламәтлек аша хезмәткә тәрбия;

- спортлы гаилә булдыру.

 Табигатьнең шундый законы бар – сәламәтлеген саклаган кеше гел, бәхетле була ала. Барлык авыруларны да ераккарак ку! Сәламәт булырга өйрән! Бу юнәлештә эшләүдә мәктәп, төрле түгәрәкләр, комплекслары, бассейннар, төрле чыныктыру – уен парклары зур роль уйный, әмма иң беренче гаиләдән башланадыр. Гаилә сәламәтлеге - милләт сәламәтлеге. Гаиләдә ата белән ананың мөнәсәбәләре – баланың тынычлыгы һәм алдагы тормышы өчен үрнәк булып тора. Киләчәк буынның сәламәтлеге һәм бәхете, хәзерге балаларның сәламәтлегеннән тора. Һәркемнең сау-сәламәт буласы килә һәм моңа шулай төрле юллар белән ирешә ала. Кемдер ныклап спорт белән шөгыльләнсә, ә кемдер ничек туклануын ныклы контрольдә тота. Дөрес туклану, иртәнге ашау көне буена энергия бирә!!! Бу очракта да бар да бар: яшәү рәвешенә, ашамлыкларга игътибарлы булу кирәк: кириешка, чипсы, шоколад, ролтон токмач, һ.б- алар составында төрле, хәтта без аңламый торган консервантлар... ашама!!!  Ризыкларны кибетләрдән алганда төрелгән кәгазь яки упаковкларын игътибар белән укып, саклау срогы озак вакытка куелганнарын, ачык төскә буялган ризыклар, йогуртларның җиләк – җимешлеләрен алмаска кирәк. Үзегезнең менюга күп консерватлы ризыкларны кертмәгез. Күбрәк экологик яктан чиста ризыклар кулланырга. Барлык җиләк-җимеш, яшелчәләрне яхшылап юып ашарга кирәк.

  • Кәрәзле телефон һәм интернет челтәрен чамадан тыш куллану да безнең сәламәтлеккә зыян салучы факторларның берсе. Интернет челтәрендә һәм компьютерда утыру вакыты  бергә 1,5-2 сәгатьтән артмаска тиеш. Галимнәр тәҗрибәсеннән чыгып ачыкланганча, алар безнең баш миенә, аң үсешенә зыян салучы чараларның берсе булып тора. Бу хәтер начараю, еш баш авыртуга, игътибар кимүгә, кызып китү, йокы бозылу, аң һәм танып-белү эшчәнлекләре кимү баш мие зарарлану (опухоль), йөрәк, кан тамырлары авыруына китереп чыгара.

Шушы һәр кагыйдәләрне истә тотып, дөрес үтәп, тәмәке, аракы, наркотик кебек зарарлы нәрсәләр белән мавыкмасаң-авырмыйча, сау –сәламәт, озын, матур гөмер кичерерсең.

 Мин үзем китапханәче булып эшләүче хезмәткәр буларак, үзебезнең китапханәдә үткәрелгән чаралардан, матур әдәбият, халык авыз иҗаты әсәрләрен кулланып эш алып барган тәҗрибәдән чыгып. Сәләамәт яшәү рәвешен алып бару юлларын тормышта шушы әсәрләр, әдәби геройлар, язучылар фикерләре аша да аңлатып булуын чагылдырып үтәсем килә. Һәр өлкә сәламәтлекне ныгытуга үз өлешен кертергә тиеш дип уйлыйм. Мәсәлән: халык авыз иҗаты әсәрләрендә сәламәтлеккә сәламәт тормышка бик зур урын бирелә: “байлык – бер айлык, саулык- гөмерлек”. “Байлыкның башы – тазалык.” “Башың сау булса, башка бүрек табылыр” “Беренче байлык – тән саулык, икенче байлык – ак яулык”. “Пакьлек сөйгән сау булыр.” “Саулыкның кадерен белмәсәң, авыруга ачуланма”. “Саф һава -  тәнгә дәва”. “Сәламәт кешегә көндә бәйрәм.” “Сакланган – саулыкка туйган”. “Хәрәккәттә – бәрәкәт”. Һ.б.лар. Әлеге мәкальләрдә халык сәламәтлекнең иң зур байлык булуын, аның кадерен белергә кирәклеген азсызыклый. Мондый мәкаль – әйтемнәрне төрле чаралар үткәргәндә куллану, сәламәтлек турында уйланырга мәҗбүр итә. Балалар катнашында үткәргән чараларда сәламәтлекне ныгытуда татар һәм башка халык уеннары зур роль уйный, аларны физик һәм рухи яктан камилләштерә. Төрле халык әкиятләрендә исә батырлыкка, тапкыр-зирәклеккә, көчле, акыллы булырга өнди. Балаларга шуларга әһәмиятен аңлату, кече яшьтән чыныккан, хәрәкәтчән, җитез, максатына ирешүчән булып үсәргә ярдәм итә. Уеннар, әкиятләр, хикәя – бәетләр эчтәлегендә такмак, җыр, әйтемнәр, тапкыр сүзләр очрый. Бу исә сөйләмнәрен үстерә, уйлау сәләтен активлаштыра. Рус язучысы М.Горький тормышының ачысын-төчесен тәмам татыганнан соң “ихтыяр көче теләсә нинди даруга караганда яхшырак ярдәм итә” дигән сүзләр язып калдырган. Кеше үзендә ихтыяр көче тәрбияли алмаса, сәламәт, чибәр, зифа буйлы булса да, рухи яктан гарип булырга мөмкин. Кешене рухи яктан тәрбияләүдә, әлбәттә, китап, матур әдәбиятның өлеше зур. Күп еллар әсәрләре укылырга рөхсәт ителмәгән Гаяз Исхакый иҗаты бик әһәмиятле: аның “Зөләйха”, “Кәләпүшче кыз” әсәрләрендә кыз баланың үз тормышына. Сәламәтлегенә җиңел каравы, шуның аркасында үлеп китүе бик ышандырырлык итеп сүрәтләнә. “Бәхет белән тәүфыйк бер юлдан йөри, ди” халык мәкале. Әхлаксызлык, тәүфыйксызлык аркасында кыз баланың сәламәтлегенә зур зыян килә, тормышы фаҗига белән тәмамлана. Беренче карашка, әдәбият белән сәламәтлекнең бернинди бәйләнеше юк кебек. Ә чынында исә язучыларыбызның әдәби әсәрләре аша китап укучыларыбыз күңеленә сәламәтлек, сәламәт яшәү орлыклары сибә алабыз. Татар халкына борынгыдан хас сыйфатлар – чисталык, пакьлек, пөхтәлек. Милләтебезнең шушы сыйфатларын, гөреф-гадәтләрен аңлату, бу фикерләр язучылар Б.Рәхмәт, Х.Халиков, Ш Галиев, Ә.Ерикей, һ.б. иҗатында ачык чагыла. Андый әсәрләр бик күп, вакытында тотып алып, җиткерә белү кирәк. Әдәбиятта, язучылар иҗатында моңа мисаллар җитәрлек. Г.Исхакыйның “Сөннәтче бабай” повестында милли традиция гөреф – гадәтләрнең кеше тормышында хәлиткеч зур әһәмияткә ия булуы сүрәтләнә.Чисталык, сафлык бөркелеп торган өенә шапшак карчык килгәч, өйдә рәт китә: ашы ашарлык түгел, идәне пычрак, һ.б. Сөннәтче бабайның сәламәтлеге бетә, менә шулар гүргә кертә дә инде. Сөннәтче бабай белән элеккеге Гөлйөзем карчыгының тышкы пакьлеге – аларның җан сафлыгы, сәламәтлеге дә. Мондый сәламәт яшәү рәвешенә кагылышлы әсәрләр, мисаллар, шигырьләр әдәбитятта шактый. Әнә шуңа күрә игътибарны “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” дигән фикергә юнәлтсәк, моны әдәби әсәрләр, китап укулар аша да аңлатсак, кешенең үз сәламәтлекләренә карашы аз булса да үзгәрер яисә бу хакта  уйланырлык җирлек туар. Кече яшьтән үк сәламәт булырга тырышырлар, чисталык, пөхтәлеккә, эш белән ялны аралаштырырга, үз хисләре, рухи халәтләре белән идарә итәргә өйрәнерләр.  

Һәр кеше шат, сәламәт күңелле булсын, яшәгән һәр көне бәйрәм булсын. Ә сау – сәламәт яшәгән кешегә көн дә бәйрәм! Сәламәтлекне хастаханә юлында түгел, күбрәк сәламәт яшәү, сәламәт тормыш  алып бару юлында эзлик!

 

Имамиева Диләфрүз,  Теләче үзәк китапханәчесе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев