Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Сәламәтлеккә бәйле 5 сорауга җавап

Бүгенге сәхифәбездә укучыларыбызны кызыксындырган сорауларга табиб-невролог, реабилитолог, медицина фәннәре кандидаты Диләрә Шаһиева җавап бирә.

– Cоңгы арада хәлсезлектән интегәм. Күпме йокласам да, йокы туймый, никадәр генә ял итсәм дә, арыганлык бетми. Сәбәбе нидә икән?

– Соңгы арада мондый сүзләрне еш ишетергә туры килә. Ни сәбәпле хәлсезләнүегезне аңлар өчен иң элек нәрсә ашавыгызга һәм күпме йоклавыгызга игътибар итегез. Көчең ташып торсын өчен, дөрес тукланып, көненә, ким дигәндә, 8–9 сәгать йокларга, бер үк вакытта йокларга ятып, бер үк вакытта уянырга кирәк. Шул очракта күзәнәкләргә энергия биреп торучы метахондрия дигән матдә дә нормада булачак. Организмга D, фолий кислотасы, В9, В12 витаминнары җитмәгәндә дә кешенең хәле булмый. Аннары хәзер һәр өч хатын-кызның берсе кандагы ферритин түбән булудан интегә. Аның да иң төп билгесе – хәлсезлек. Коточкыч түбән дәрәҗәдәге ферритин белән бала тапкан хатын-кызның баласы да хәлсез, пассив була. Ашказаны, эчәк системасы белән проблемалар булганда да кеше хәлсезлектән интегергә мөмкин. Шуңа күрә хәлсезлеккә кул селтәргә ярамый. Вакытында табибка барып, чарасын күрергә кирәк.

– Баланың бик күп тешләре черек. Табиб, наркоз белән дәваламыйча булмый, ди. Ә без каршы. Наркоз гомерне кыскарта, диләр бит. Бу чынлап та шулаймы икән? Без дөрес уйлыйбызмы?

– Наркозның гомерне кыскартуы фәнни яктан дәлилләнмәгән, әмма аның хәтергә тискәре йогынты ясавы хак. Ул бөтен баш миенә тәэсир итә. Дөрес, яшьрәк кешенең организмына наркозның зарары азрак була. Ник дигәндә, яшь организм бик тиз тернәкләнә. Шуңа күрә операция ясаганнан соң берникадәр вакыт узгач, аның хәтере дә яхшырырга мөмкин.

– Абыебыз бик озак муен авыртудан зарланды. Остеохондроз дип, кул гына селтәде. Ахыр чиктә йөрәк булып чыкты. Әле ярый вакытында табибка барган. Остеохондроз белән йөрәк авыруы шулай охшаш микәнни ул?

– Дөрестән дә, күпләр остеохондрозны йөрәк авырту белән бутый. Йөрәк авыртканда, кеше конкрет кайсы җире авыртуын төртеп күрсәтә алмый. Остеохондроз вакытында исә кеше кайсы төше авыртканын төгәл белә. Йөрәк авырту кул, муен, теш казналыкларына бәрергә мөмкин. Ул кешенең нинди халәттә торуына бәйле түгел. Остеохондроз вакытында исә авырту бер урында гына борчып тора. Кеше билгеле бер халәттә яки ниндидер хәрәкәт ясаганда, мисал өчен, иелгәндә авырту көчәюне сизә. Андый чакта, гадәттә, умырткалык буыннары авырта.

– Авыртуны баса торган даруларны көн саен эчәргә ярыймы?

– Авыртуны баса торган мондый даруларны 7–15 көн дәвамында кулланырга рөхсәт ителә. Шуннан да артса, алар зыянга эшли башлый. Кешедә йөрәк-кан тамыры авырулары килеп чыгу, тромб өзелү куркынычы арта, күзе начар күрә башларга мөмкин. Күпкә китсә, авыртуны баса торган дарулар бавырга да «бәрә». Аннары кайберәүләр авыртуны дару эчмичә генә җиңмәкче була. Бу шулай ук куркыныч. Ник дигәндә, андый чакта баш миендәге нерв күзәнәкләре үлә. Шуңа күрә баш авыртканда, теш сызлаганда авыртуны баса торган дару эчәргә кирәк.

– Бил авыртканда җылыта торган мазьлар сөртергә ярамый, ул яман шеш китереп чыгарырга мөмкин, диләр. Бу чынлап та шулаймы?

– Бил авыртканда аны, дөрестән дә, җылытырга ярамый. Ник дигәндә, җылылык тәэсирендә нерв җепселләре тагын да катырак ялкынсыначак. Бу – бил авырту да көчәячәк дигән сүз. Сызлаган урынны җылыткач, бил авырту яман шешкә әверелә дигән сүзләр дөреслеккә туры килми. Һәрхәлдә, бу уңайдан бернинди фәнни аңлатма да юк. Ә менә бил авырту үзе яман шеш билгесе була ала.  

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/07/147679/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев