Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Салкын тидергәнсез икән...

Язгы кояш алдата. Тәрәзә аша карасаң, җылы кебек. Урамга чыксаң, салкын. Кыш белән яз очрашкан көннәрдә күпләр салкын тиюдән җәфалана. Чир эләксә, нишләргә?

Салкын тигән чакта пар ингаляцияләре ярдәмгә килүен күпләр белә. Ә менә аны ничек дөрес итеп ясарга икәнлеген бел­мәүчеләр дә бардыр әле. Грипп котырган чорда хәлегезне җиңеләйтү максатында ингаляция ясарга уйласагыз, түбәндәгеләрне белү хәерле.

 

 

Пар ингаляциясен тән температурасы 37,5 градустан артканда ясарга ярамый. Шулай ук гипертония, йөрәк авыруларыннан интегүчеләргә дә бу тыелган. Ингаляция вакыты 15 минуттан да артырга тиеш түгеллеген дә белеп торыгыз. Балалар өчен бу вакыт — 5 минут. Аны көненә 1-2 тапкырдан да артык ясарга ярамый. Балаларга ингаляцияне 2-3 яшьтән алып һәм олы кеше күзәтүе астында гына ясыйлар. Шифасы күбрәк тисен, дип, кайнап утыручы су өстенә үк иелеп ингаляция ясау катгый тыела. Аны су кайнап чыгып 5 минут үткәннән соң (балалар өчен – су кайнап чыкканнан соң 10 минуттан) гына ясарга керешергә кирәк. Өске тын юлларын дәвалау максатында лаванда, мәтрүшкә, ромашка, шалфей һәм үги ана яфрагы төнәтмәләреннән файдаланалар. Берничә төрле үләнне бергә кушканда файдасы күбрәк була. Төнәтмә ясау өчен 1 аш кашыгы үлән чималын 250 миллилитр су белән кушып төнәтергә кирәк. Төрле эфир майларын һәм төнәтмәләрне кайнатырга куйган суга башта ук салып җибәрергә кирәк. Аларны кайнап утыручы суга соңыннан салып җибәрү дөрес түгел.

 

 

Тамакны еш чайкау да хәлне җиңеләйтә. Ромашка, шалфей, бөтнек һәм тырнак гөл төнәтмәләре — сыналган чаралар. Суган кабыгыннан да файдаланырга була. 3 чәй кашыгы суган кабыгын кайнап чыккан ярты литр суга салып, берничә минут кайнатып алалар һәм 4 сәгатьләп төнәтәләр. Сөзеп, шуның белән тамакны чайкыйлар.

 

Чыганак: Кызыл Таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев