Сары мәтрүшкә – буынга дәва
Буын авыртудан интеккәндә түбәндәге ысул ярдәмгә килер. 1 аш кашыгы киптерелгән сары мәтрүшкәгә 1 стакан кайнар су салып төнәтәбез. 15–20 минут тоткач, шуңа тукыма кисәген манып, авырткан урынга куеп торабыз. Өстенә пакет ябып, җылы итеп төреп куябыз. Бер сәгатьтән компрессны алабыз.
Чыганак: https://vatantat.ru/2022/04/80297/
Фото: интернеттан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев