Шикәр чиреннән ничек сакланырга?
Бүген Җир шарында 422 миллион кеше шикәр чиреннән интегә. Болай дәвам итсә, 2030 елга әлеге чир бөтен дөньяда үлемгә китергән иң төп биш сәбәп арасында булачак, ди белгечләр. Бу мәкерле чирдән ничек сакланырга? КФУ Университет клиникасының табиб-эндокринологы Ләйсән Зарипова белән шул хакта сөйләштек.
– Шикәр чире белән авыручылар саны ни сәбәпле арта?
– Соңгы елларда симерү диагнозы куелган кешеләр саны арта бара. Шикәр чире, иң беренче чиратта, әнә шул сәбәпле ешрак күзәтелә башлады. Май катламы аркасында инсулин глюкозаны тән тукымасы аша үткәрә алмый. Хәрәкәт җитмәү, дөрес тукланмау да – шикәр чиренә китергән иң төп сәбәпләрнең берсе. Йогышлы авырулар, эндокрин системасындагы кимчелекләр дә еш кына шикәр чиренә илтә.
– Эндокринологка кайчан барырга?
– Кешенең артык авырлыгы бар икән, димәк аңа киләчәктә шикәр чире пәйда булу куркынычы да яный дигән сүз. Кешенең гел авызы кипсә, су эчәсе килсә, төнлә кече йомыш белән ике тапкырдан да ешрак чыга башласа, кисәк кенә ябыкса, кичекмәстән табибка күренергә кирәк. Болар бар да – шикәр чиренең беренче билгеләре. Муен тирәсендә кара таплар пәйда булса, терсәкләр кипшенеп каралса, шикләнергә җирлек бар. Климакс чорына кергән хатын-кызларга да сак булырга кирәк. Коронавирус белән авырып терелгән, дүрт килограммнан артыграк авырлыктагы бала тапкан хатын-кызлар да – хәвеф төркемендә. Хәзер үк булмаса да, киләчәктә аларда да шикәр чире килеп чыгу куркынычы зур.
– Шикәр чире барыннан да бигрәк нәрсәсе белән куркыныч?
– Кеше шикәренең нормадан артык булуын белмичә дә яшәргә мөмкин. Ул үзен бернинди билгеләр белән дә сиздерми. Бу чир әнә шул ягы белән мәкерле дә. Шикәр, иң беренче чиратта, кан тамырларын җимерә. Су торбасын күз алдына китерегез: вакыт үтү белән ул чери башлый. Шикәр торбадагы әнә шул черек белән бер. Шушы черек торбага зур басым белән су җибәрсәң, ул һичшиксез тишелеп агачак. Шикәр дә нәкъ шушы мисалдагы кебек үк кан тамырларын акрынлап «ашый», кан басымын да контрольдә тотмасаң, кан китәчәк. Шу
л сәбәпле кешегә инфаркт булырга, инсульт сугарга мөмкин. Шикәр чире бөергә дә бәрә, күзнең кан тамырларына да зыян сала. Нәтиҗәдә, кеше начар күрә башларга, сукыраерга мөмкин. Шикәр чире белән авырган кешенең аяк табанында кан әйләнеше бозыла. Андагы яралар авыр төзәлә, кеше ахыр чиктә бәрелү-сугылу, авыртуны да сизми башлый. Кешенең аягын кисәргә мөмкиннәр.
– Шикәр чиреннән ничек сакланырга?
– Моның өчен иң беренче чиратта гәүдә авырлыгын контрольдә тотарга кирәк. Симерүдән сакланыгыз. Көндәлек рационда катлаулы углеводлар, аксым булсын. Чистартылган углеводлы ризыкларны, киресенчә, чикләү хәерле. Җиләк-җимешне дә ел әйләнәсе түгел, сезонында да гына ашау хәерле. Алар составында шикәр күп. Шикәр чирен кисәтү өчен хәрәкәт тә кирәк. Йокы режимын да бозарга ярамый.
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/08/148731/
© Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев