Шоколадның файдалы яклары
Шоколадта тимер, бакыр, цинк, полифеноллар һәм башка туклыклы матдәләр күп.
Шоколад ютәлне дәвалауда, шулай ук стресс белән көрәшүдә бик яхшы. Аның составында теобромин булу сәбәпле, шоколад ютәл төшкәндә ярдәм килә. Моннан тыш, какао антиоксидантларның көчле чыганагы булып тора. Кешедә стресс булганда, шоколад ашап кую тынычландыра.
Аны даими куллану йөрәк-кан тамырлары, онкология авырулары куркынычын киметергә ярдәм итәчәк. Шулай ук, кан басымын киметергә дә ярдәме итә. Кара шоколад тирене кояш тәэсиреннән саклауда яхшы.Ул эчәкләр өчен дә файдалы булуы ачыкланган.
Басма мәгълүматлары буенча, көненә 100 граммга кадәр шоколад ашарга була.
Нормадан чыкмаганда, кеше артык гәүдә авырлыгы җыймаячак һәм организм өчен файдалы антиоксидантлар алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев