СОУСЛЫ БАКЛАЖАН
3 баклажан, 3 тырнак сарымсак, 1 аш кашыгы бал, 2 аш кашыгы лимон согы, 3-5 аш кашыгы үсемлек мае, тоз, кинза кирәк.
Баклажаннарны озынчага турап, тоз, үсемлек мае сибеп, духовкада пешереп алырга. Лимон согы, бал, үсемлек мае, вакланган сарымсактан соус ясап, өстенә салырга. Берничә сәгать суыткычта тотарга.
Чыганак:https://vk.com/irekmaydani
Фото: интернеттан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев