Теләче Информ

Теләче районы

18+
Файдалы киңәшләр

СЫНАУЛАР НИГӘ БИРЕЛӘ?

Аллаһ кешеләрне төрле сәбәпләр аркасында сыный. Галимнәр кешегә килгән сынауларны өч сәбәп аркасында дип аңлата.

✅1. Кешенең чын йөзен ачыклау өчен. Сынаулар вакытында кешенең күңеле ачыла. Кемдер авырлык кичергәндә, Аллаһка сыена, намазын укый, сәдака бирә, мәчеткә бара, ә икенче берәүләр шайтанга сатыла. Аракыга үрелә, начар юлга кереп китә. Аллаһны оныта.

✅2. Тәрбияләү өчен. Аллаһ кешене туры юлга бастырыр өчен дә сынарга мөмкин. Тарихчы Вәһиб ибне Мүнәббиһ болай дигән: “Кеше бәла-казаны — нигъмәт, ә рәхәтлекне кайгы буларак кабул итсә генә, диннең асыл мәгънәсен камил рәвештә аңлаган була. Чөнки, гадәттә, бәлагә төшкән кеше — җиңеллек, ә рәхәттә яшәүче бәла көтә”. Күңелсезлекләргә артык борчылмыйча, аз гына шатлыкка да сөенеп яши белсәк иде.

✅3. Сынаулар гөнаһлардан чистарыну өчен бирелә. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: “Сиңа килгән теләсә кайсы хәерле нәрсә ул Аллаһтан, ә сиңа килгән теләсә кайсы зарар синең гөнаһларың сәбәпле”, — дигән.
Сынау килде дип артык кайгырырга кирәкми. Чөнки сынау аша гөнаһлар гафу ителә, ахирәттә кешенең җәннәттәге дәрәҗәсе күтәрелә, сынаулар кешегә тәүбәгә килергә, туры юлга басарга ярдәм итә, Аллаһ белән элемтәне ныгыта. Дөньяның тәмен белеп, шөкер итеп яшәргә бер сәбәп бирә.

Чыганак: https://vk.com/irekmaydani

Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев