ТАМАКНЫ ДӘВАЛЫЙ
0,5 л кайнар суга 3-4 яшь кура җиләге яфрагын ботагы белән салырга. 10-15 минут төнәтергә. Лимон телеме яки бал өстәргә мөмкин. Җылы килеш эчәргә була. Кура җиләге яфрагын кышка киптереп тә куегыз. Бу төнәтмәне балаларга да бирергә була.
КЕФИР ИММУНИТЕТНЫ КҮТӘРӘ
200 мл кефирга пычак очына гына элеп төелгән имбир һәм дарчин (корица), аз гына әче кызыл борыч өстәргә. 2 аш кашыгы минераль су салып эчәргә.
Чыганак: https://vk.com/irekmaydani
Фото: https://www.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев