Тәмле балан бәлеше
Камыр: Ярты стакан эретелгән атланмайны бер стакан он белән бутыйбыз. 200 г кефир яки оеган сөткә бер аш кашыгы шикәр комы, ярты чәй кашыгы тоз, бер аш кашыгы каймак, бер чәй кашыгы коры чүпрә (алдан бераз су белән шикәр комы салып күпертеп алам) һәм он салып камыр басабыз.
Эчлек
2 стакан баланны ярты стакан суга салып, бер стаканнан артык шикәр комы, өч аш кашыгы он салып, куерганчы пешерергә.
Бәлеш, мичнең көенә карап, 40 минут чамасы пешә.
Чыганак: https://vatantat.ru/2023/10/125531/ Фото: https://www.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев