ТАШКАБАК ҮСТЕРӘБЕЗ
Ташкабакны майда, көзен саклау өчен 1-10 июньдә чәчәләр. Ташкабакның тамырлары җылы ярата, шуңа аны череп бетмәгән тирес өстенә утыртырга була, тирес черегәндә җылы бүлеп чыгарачак.
Ташкабак өчен 40-45 см биеклектә түтәл ясарга, анда 1-1,5 м схемасы белән 5-8 см тирәнлектә чокырлар казырга. Һәр чокырга икешәр орлык салырга. Тишелеп чыккач, чокырда иң көчле үсентене генә калдырырга кирәк.
Беренче тукландыруны чәчәк атканчы ясыйлар: 10 л суга 1 л тирес әчеткесе һәм 1 аш кашыгы нитрофоска кушып, һәр төпкә 1 әр л сибәргә кирәк.
Икенче тукландыру чәчәк атканда: 10 л суга 1 аш кашыгы комплекслы ашлама һәм 30-40 г көл кушып, шул ук дозада сибәләр.
Өченче тукландыру ташкабакларны үстергәндә: 10 л суга 40-50 г нитрофоска кушып, һәр төпкә 2 шәр л сибәргә.
Чыганак:https://vk.com/irekmaydani
Фото: интернеттан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев