ТЕФЛОН ТАБА КИРӘКМЕ?
Тефлон таба бик аз майда да ризыкны көйдерми әзерләү мөмкинлеге бирә. Әмма мондый савытларның куркынычы да бар.
— Тефлон (тетрафторэтилен) — углерод һәм фтор кушылмасы. Ул югары температурага чыдам, зыянсыз материал. Әмма кайбер җитештерүчеләр актив матдә буларак перфтороктан кислотасы куша, ә аны зыянсыз дип булмый, белгечләр хәтта яман шеш китереп чыгару куркынычы турында кисәтә.
200 оСтан югарырак температурада тефлон өслек чатный, зарарлы матдәләр бүленеп чыга башларга мөмкин. Өслеге чатнаган табаны кулланырга ярамый, — диде Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты доценты Елена Мясникова.
Әзерләү өчен иң зыянсыз савыт — чуен. Ул чыдам, тигез җылына, ризыкны озак җылы итеп тота. Керамик өслекле, титан савытлар да тефлон табадан яхшырак.
Чыганак: https://vk.com/irekmaydani
Фото: https://www.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев