Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Төсле диета ябыктыра һәм сәламәтләндерә дә

Бу үзенчәлекле диетаны Республика медицина профилактикасы үзәге артык гәүдә авырлыгыннан котылырга теләгән хатын-кызлар өчен тәкъдим итә. Диетологлар көн саен туклану өчен махсус меню төзегәннәр. «Әлеге диета ябыктырып кына калмый, сәламәтлек өчен файдалы да», - ди алар. Сынап карыйк. Дүшәмбе - ак көн Рационда ак төстәге яшелчәләр булырга тиеш. Әйтик, кәбестә,...

Бу үзенчәлекле диетаны Республика медицина профилактикасы үзәге артык гәүдә авырлыгыннан котылырга теләгән хатын-кызлар өчен тәкъдим итә. Диетологлар көн саен туклану өчен махсус меню төзегәннәр. «Әлеге диета ябыктырып кына калмый, сәламәтлек өчен файдалы да», - ди алар. Сынап карыйк.

Дүшәмбе - ак көн

Рационда ак төстәге яшелчәләр булырга тиеш. Әйтик, кәбестә, сөт ризыклары. Ак яшелчәләр витаминнарга һәм клетчаткаларга бай. Сөт ризыкларында кальций күп. Бу, үз чиратында, организмны чистартырга, эчәклекләрнең эшчәнлеген яхшыртырга ярдәм итә.

Сишәмбе - кызыл көн

Бу көнне кызыл төс кергән продуктлар гына ашарга кирәк: помидор, кызыл борыч, кизил, мүк җиләге. Кызыл продуктларда С витамины, иммунитетны күтәрә торган, организм өчен бик файдалы элемент - селен һәм иң кирәкле антиоксидантларның берсе - ликопин бар. Селен шулай ук диңгез продуктлары, креветка, кыслада күп. Кызыл продуктлардагы кирәкле матдәләр яман шешне кисәтергә дә булыша.

Чәршәмбе - яшел көн

Салат, «диңгез кәбестәсе», брокколи һәм башка яшел яшелчәләр ялкынсынудан саклау үзлегенә ия. Диңгез кәбес­тәсендәге йод эндокрин системасы авыруларыннан, калкансыман бизләрдән сак­лый.

Пәнҗешәмбе - әфлисун төсендәге көн

Кабак, кишер, әфлисун төсендәге борыч, абрикос, гөлҗимеш, әфлисун, сырганак сәламәтлекне ныгыта торган элементлар - каротоноидларга бай.

Җомга - шәмәхә көн

Бу көнне ашарга кирәкле продуктлар - кара карлыган, кара җиләк (черника), зелпе (жимолость), кызыл кәбестә. Әлеге продуктлар онкология авыруларыннан да саклыйлар.

Шимбә - сары көн

Рационда сары төс кергән ризыклар өстенлек итә: сары борыч, кукуруз, йомыр­ка сарысы, банан, ананас. Санап киткән соңгы ике җиләк-җимештә кәефне күтәрә торган матдәләр дә бар икән.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев