Тутырылган татлы борыч
Тутырылган татлы борыч – күпләр яратып ашый торган шактый популяр ризыкларның берсе. Аны әзерләү тәртибен аш-су блогеры Илүзә Хөснетдинова тәкъдим итә.
Ингредиентлар: татлы борыч, 600-700 грамм фарш, 1,5 стакан дөге, 2-3 суган, 4-5 помидор, томат согы, кайнаган су, борыч, тоз, яшеллек (укроп, петрушка).
Борычларны юарга, орлыкларын алырга. Эчлек әзерләү өчен ингредиентларны барысын бергә болгатырга һәм борыч эченә тутырырга, кәстрүльгә тезәргә. Борычларны капларлык итеп, су кушылган томат согы салырга. Табынга каймак яки майонез белән бирергә мөмкин. Тәмле булсын!
Фото: Сәрия Галимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев