Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Тузганак җыеп калыгыз: үзе файдалы, рецептлары тәмле

Җир шарының теләсә кайсы почмагында «кадерле кунак» икән ул тузганак. «Татарика» энциклопедиясендә язылганча, тузганакның 1000нән артык төре билгеле, Евразия, Америка, Австралия, Төньяк Африкада киң таралган. Татарстан территориясендә 25 төре бар.

Кара орлыклы тузганак, карасу тузганак, пумаласыман тузганак һәм башкалар фәнни юнәлешләрдә һәм халык медицинасында файдаланыла. Бу җәһәттән социаль челтәрләрдә ниләр генә тәкъдим итмиләр.

Хәлсезлектән. Ике чәй кашыгы вакланган тузганак тамырын һәм чәчәген 1 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтеп сөзегез. Шуны ашарга 30 минут кала, көнгә дүрт тапкыр чирек стакан эчегез.

Йокысызлыктан, нерв киеренкелегеннән, витамин җитмәүдән. Яңа әзерләнгән тузганак согын (50 мл), ашарга 30 минут кала, көнгә ике тапкыр өч атна дәвамында эчегез.

Хәтер начараюдан һәм атеросклероздан. Тузганак тамырыннан яңа гына әзерләнгән сокны һәм дөге кайнатмасын бермә-бер (1:1) күләмдә кушып, ашарга 30 минут кала, көнгә өч-дүрт тапкыр 50 мл эчегез.

Бөердә һәм сидек куыгында таш, ком һәм башка авырулар булганда, артык тазалыктан, эч күпкәндә, эч катканда, суалчаннардан котылу өчен төнәтмәне түбәндәгечә ясап эчәргә кирәк: вакланган 2 чәй кашыгы тузганак тамырын 1 стакан суга салып, 8 сәгать салкын урында тотып, сөзегез һәм шуны көнгә берничә тапкыр эчегез. Әлбәттә инде,  табиб белән дә киңәшләшү кирәк булыр.

Тузганаклар тузганчы, әйдәгез, без дә файдаланып, дәваланып калырга ашыгыйк.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/05/142855/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев