Үсмернең вейп белән мавыгуын ничек ачыкларга?
Казан шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең штаттан тыш белгече, стоматолог Ләйсән Моратова сүзләренә караганда, хәтта табибка керергә чират көткәндә дә коридорда вейп суырып утыралар.
Ләйсән Моратова сүзләренә караганда, соңгы арада теш табибы бусагасын таптаучылар арасында вейп кулланучылар бик күп. Ул тәмәке кебек үк зур зыян сала, ди табиб. – Тәмәке тарткан кешенең теш эмале саргая, ярыла, авызыннан авыр ис килә. Электрон тәмәке тешнең эмален саргайтмаса да, авыш куышлыгының лайлалы тышчасын яндыра. Монысы тагын да хәтәррәк. Кызганыч, соңгы арада яшьләр арасында авыз куышлыгы яман шеше күп очрый башлады. Ни дәрәҗәдә зыянлы булуын, аның нәрсәгә китерүен аңлаткан дәресләр дә уздырырга кирәк, – ди белгеч.
Табиб белдерүенчә, яман чир ачыкланган кешеләрнең күбесе – тәмәке тартучылар. Вейп гадәти тәмәке кебек үк хроник үпкә авырулары китереп чыгара. Аның белән мавыккан кешенең иң элек сулыш алуы кыенлаша. Рәсми рәвештә бу авыру ХОБЛ дип атала. Үлем-китем очракларына китергән чирләр исемлегендә яман шеш һәм йөрәк-кан тамыры авыруларыннан соң өченче урында ул. ХОБЛ белән авырган кеше ахыр чиктә булыгып үләргә мөмкин.
Үсмернең вейп белән мавыгуын ничек ачыкларга?
Сәер ис. Вейп тартканнан соң баланың авызыннан еш кына ниндидер баллы әйбер исе килә. Ул, сагыз чәйнәдем, шуныкы, дип хәйләләргә мөмкин. Шуңа күрә бу очракта баланың күзләренә игътибар итәргә кирәк. Электрон тәмәке тартканнан соң бер-ике сәгать эчендә, гадәттә, күз карасы зурая.
Киемдәге май таплары. Вейптагы сыекча майлы, ябышкак була. Аны тутырганда бу сыекча киемгә дә тамарга мөмкин. Шуңа күрә бала киемендәге сәер исле майлы таплар шик уятырга тиеш.
Даими рәвештә аккумуляторны зарядкага кую. Вейпны телефон кебек үк гел утка тоташтырып, тулыландырып торасы була. Шуңа күрә йортыгызда аккумуляторларга яраклы ят зарядка чыбыклары күренсә дә, игътибарлы булырга кирәк.
Яңа сүзләр. Вейп кулланган үсмер сөйләмендә еш кына «электронка», «жижка», «заправка», «расходник» кебек сүзләр куллана.
Акча сорау. Үсмер вак-төяк чыгымнар өчен әледән-әле акча сорый башласа да, шикләнергә җирлек бар.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/06/171930/
© Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев