Виноградны ничек эшкәртергә?
Танылган виноградчы Леонтий КИРЯГИН җавап бирә.
- Тимер купоросы бөреләрнең ачылуын ике атнага диярлек тоткарлый. Көньякта моның зыяны юк, хәтта бөреләрнең уянуын шулай тоткарлау язгы кырауларны зыянсыз уздырып җибәрергә булыша дигән фикер дә бар. Ә бездә бу эшкәртү болай да кыска вегетация чорын кыскарта. Шуңа язын виноградны бордос эремәсе яки бакыр купоросы белән эшкәртү яхшырак.
Чыганак: https://vk.com/bakchada
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев