Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

ВИРУСКА КАРШЫ ДАРУЛАРНЫ БЕРЕНЧЕ 72 СӘГАТЬ ЭЧЕНДӘ ЭЧӘРГӘ КИРӘК

Соңгы көннәрдә салкын тидереп авыручылар саны кисәк артты. Гриппны ОРВИдан ничек аерырга, авырганда дәвалану хакында Казанның 18 нче шәһәр сырхауханәсе терапевты Гүзәл МӘҖИТОВА белән сөйләштек.

— Хәзер күп кеше тамак авырта, температураны төшереп булмый, көчле ютәл азаплый дип зарлана. Бу нәрсә билгеләре?
— Тамак авырту, югары температура грипп, ОРВИ билгесе дә булырга мөмкин. Ютәл тын юлларына, бронхларга салкын тигәндә дә күзәтелә. Төгәл диагнозны табиб кына билгели ала. Үз белдеклегең белән дәваланмаска киңәш итәр идем.

— Сезонлы вируслы авырулардан ничек сакланырга?
— Вакытында вакцина ясатырга тәкъдим итәм. Шулай ук С, Д витаминнары эчәргә, саклану чараларын күрергә кирәк. Кеше күп булган урыннарга бармаска тырышырга, быел мәҗбүри кушылмаса да, халык җыелган урыннарда, әйтик, сырхауханәләрдә, җәмәгать транспортында битлек кияргә, кулларны ешрак юарга, саф һавада булырга, җитәрлек йокларга, дөрес тукланырга, һава торышына карап киенергә, туңмаска кирәк.

— Авырып китсәң, ничек дәваланырга?
— Авырган кешегә күбрәк су, морс эчәргә кирәк. С витамины файдалы. Авыру билгеләре күзәтелгәч, беренче 72 сәгать эчендә вируска каршы препаратлар эчү нәтиҗәле. Берничә көннән соң файдасы юк диярлек. Без, гадәттә, пациентларга “Арбидол”, “Гриппферон”, “Фавипиравир” препаратларын тәкъдим итәбез. Бүлмәне ешрак җилләтергә, авыру кеше белән элемтәне чикләргә кирәк. Авырган баланы мәктәпкә, бакчага җибәрмәскә тырышыгыз, олы кешегә дә эшкә бармаса хәерлерәк. Беренчедән, башкаларга вирус йоктыру куркынычы бар, икенчедән, авыруны аяк өсте үткәрү өзлегүләргә китерергә мөмкин. 65 яшьтән узган өлкәннәр, йөкле хатын-кызлар, кечкенә балалар, хроник авырулары булучылар (шикәр диабеты, астма һ.б. чирләр белән авыручылар), ВИЧ-инфекцияле кешеләр сезонлы вирусларны аеруча авыр кичерә. Әгәр кешенең хәле начарланса, табиб чакыртырга кирәк.

 

Чыганак: https://vk.com/irekmaydani     Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев