Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Хәлсезлектән алоэ коткара

Моның өчен ярты стакан алоэ согына 500 г төелгән әстерхан чикләвеге, 300 г бал һәм 3–4 лимон согы кушып болгатырга да шуны көнгә 3 тапкыр, ашар алдыннан 1әр чәй кашыгы эчәргә кирәк.

Туберкулез вакытында 100әр г атланмай, бал, какао порошогына 150 г алоэ согы кушып болгатып, шуны көненә 3 тапкыр 1әр стакан кайнар сөткә 1әр аш кашыгы салып эчәргә кирәк. Томау төшкәндә, борын тишегенә яңа сыгылган алоэ согы тамызсаң да нәтиҗәсе озак көттермәс. Тамак авыртканда, алоэ согын шулкадәр үк суга кушып, тамакны чайкыйлар, аннары 1 чәй кашыгы сокны җылы сөткә кушып эчәләр. Теш сызлаганда, аның янына алоэ яфрагын куярга кирәк.

Чыганак: https://vatantat.ru/2023/12/130264/
© Ватаным Татарстан

Фото: https://www.google.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев