Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Хөрмәнең файдасы

Хөрмә кан басымын җайга сала, ашказаны авыртканда булыша. Көнгә бер хөрмә ашау тынычландыра һәм кәефне күтәрә.

1. Күз күрүен яхшырта. Хөрмәдәге бета-каротин күзләребезне дәвалый, шулай ук картаю процессын киметә.

2. Үпкә. Хөрмә җимешен яратучыларга бронхит һәм пневмония авыртулары куркыныч түгел. Әлеге җимешне бигрәк тә тәмәке тартучыларга, сулыш юлларын сигарет төтене белән тутыручыларга ашарга кирәк.

3. Йөрәк. Йөрәк мускуллары яхшы эшләсен өчен дә организмга калий керегә тиеш. Хөрмә ашаганда бу проблеманы хәл итәргә була. Югары кан басымы булучыларга да хөрмә ашау файдалы.

4. Эчәкләр. Хөрмәнең төрле эч авыртулары басу мөмкинлеге дә бар.

Аллергияле кешеләргә, бөер, сидек юллары авырулары булганда хөрмәне чама белән генә ашарга киңәш ителә. Бу җимешне ашаганнан соң, тешләрне чистартырга кирәк. Чөнки андагы кайбер матдәләр кариесны көчәйтә.

Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев