Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Ябыгырга теләүчеләргә нинди витаминнар ярдәмгә киләчәк?

Үләннәрнең, тәмләткечләрнең файдасы хакында ишетеп беләбез инде. Мисал өчен, петрушка организмны С витаминына баета. Моннан тыш аңарда фитонцидлар күп. Моны табигый антибиотиклар дип кабул итәргә кирәк. Ул организмдагы микробларны үтерә.

Ябыгырга теләүчеләргә сельдерей ярдәмгә киләчәк! Әлеге үсемлек матдәләр алмашын тизләтә һәм майларны организмнан “куып чыгара”. Шуңа да ябыгу өчен диеталар составында сельдерейны еш очратырга була.

Аппетиты булмаганнарга кинза ашарга киңәш итәләр. Майлы, итле авыр ризыклар ашаганда да кинза чәйнәргә онытмагыз. Бу ашкайнату системасына бик зур ярдәм булачак.

Әгәр дә гел нервланасыз икән, сезгә укроп ярдәмгә киләчәк. Моннан тыш бу үсемлек кан басымы белән интегүчеләргә булышачак. Укроп организмдагы артык суны кудырту сәләтенә ия. Димәк, кан басымын да көйли алачак. Ул В витаминына да бик бай.

Тулырак: http://shahrikazan.

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев