Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Алда баралар

Урып-җыю эшләре башланганга атна-ун көн. Аның үз лидерлары да пәйда булды. Мәсәлән, 4 август көнне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, АКРОС - 530 комбайны белән иген суктыруда эшләүчеләр арасында Әмин Касыймов, Фәрит Вафин ("Сөт иле - Теләче" агрофирмасыннан), Ренат Гатауллин, Ренат Гарипов ("Алан" ширкәтеннән), Рөстәм Нәбиуллиннар...

Урып-җыю эшләре башланганга атна-ун көн. Аның үз лидерлары да пәйда булды. Мәсәлән, 4 август көнне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, АКРОС - 530 комбайны белән иген суктыруда эшләүчеләр арасында Әмин Касыймов, Фәрит Вафин ("Сөт иле - Теләче" агрофирмасыннан), Ренат Гатауллин, Ренат Гарипов ("Алан" ширкәтеннән), Рөстәм Нәбиуллиннар шундыйлардан. ДОН - 1500 комбайны белән эшләүчеләр арасында Илдар Җәләлетдиновка ("Игенче" ширкәтеннән), Эдуард Курочкинга, Илшат Шәриповка, ("Сөт иле - Теләче" агрофирмасыннан), Айнур Вафинга ("Нирус" ширкәтеннән) тиңнәр юк. СК - 5 комбаннарында эшләүчеләр арасыннан Ирек Гәрәев белән Илсур Бикчәнтәевләр өлгерлек күрсәтә.
Игеннәрне теземнәргә салуда Хәмит Кәримуллин ("Игенче" ширкәтеннән), Әмир Әскаров ("Нирус" ширкәтеннән), Рафаэль Нигъмәтҗанов ("Тукаш" ширкәтеннән), Айрат Сабиров белән Рафис Шәйхетдиновлар ("Алан" ширкәтеннән) зур тырышлык куеп эшлиләр. Ә ашлык ташучылар арасында Динар Гайнуллин, Рафис Хәбибрахманов ("Алан" ширкәтеннән) Рәшит Гаязетдинов ("Тукаш" ширкәтеннән), Фәрит Миңнебаев ("Игенче" ширкәтеннән) Фаил Шәрипов ("Сөт иле - Теләче" агрофирмасыннан) лидерлык итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев