Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Батырның якты рухы онытылмый

Бүген, ягъни 6 февраль көнне, “Батыр” спорт комплексында Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгәндә һәлак булган батыр якташыбыз, Ямбулат авылында туып-үскән Миңнегали Нагуманов истәлегенә егерме җиденче тапкыр милли көрәш буенча шәхси-команда беренчелегенә ярышлар булып үтте.

Аны тантаналы шартларда муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов ачып җибәрде. Үзенең чыгышында ул Әфганстан сугышының тарихи әһәмиятенә тукталды, яшь батырларга Миңнегали абыйлары һәм меңләгән Әфган сугышы ветераннары рухында тәрбияләнүләренә ышаныч белдереп,  көрәштә уңышлар, имин бәйгеләр теләде. Чарада Миңнегали Нагумановның туганннары Рәзиф һәм Ренат Нагумановлар, Әфган сугышы ветераны Рәис Нуртдинов катнашты һәм чыгыш ясады. Ярышларны ачылу тантанасына музыкаль бизәлешне  Олы Мәтәскә урта мәктәбе укучылары  – җырчы һәм көрәшче егет Данис Нигъмәтҗанов белән  “Балкыш” бию төркеме кызлары бирде. Азактан, Миңңнегали Нагумановның һәм әлеге сугышта һәлак булган меңләгән ватандашларыбызның якты рухы бер минут тынлык белән искә алынды

Ярышта барлыгы 6 мәктәптән 69 яшь көрәшче көч сынашты. Команда беренчелегендә беренче урынга – Теләче, икенче урынга – Олы Мәтәскә, өченче урынга – Олы Мишә мәктәбе җыелма командалары лаек булды.  Көн буе дәвам иткән киеренкеярышның барышы һәм нәтиҗәләре белән тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан танышааласыз.

Фәнил Гаязов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев