6 февраль 2021 яңалыклары
-
Батырның якты рухы онытылмый
Бүген, ягъни 6 февраль көнне, “Батыр” спорт комплексында Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгәндә һәлак булган батыр якташыбыз, Ямбулат авылында туып-үскән Миңнегали Нагуманов истәлегенә егерме җиденче тапкыр милли көрәш буенча шәхси-команда беренчелегенә ярышлар булып үтте.
-
Үзе милиционер, үзе рәссам, үзе хәбәрче һәм гармунчы...
Бүген Үзәк бистәсендә яшәүче озак еллар район эчке эшләр бүлегендә эшләп чыккан хезмәт ветераны Барый Хәлиловка 80 яшь тулды.
-
Әбде җирлегендә җыен узды
6 февраль көнне Әбде авыл җирлегендә халык җыены узды.
-
Шәткедә хоккей ярышлары гөрли
Буген, ягьни 6 февраль көнне Шәтке боз мәйданчыгында 32 нче тапкыр «Шәтке кубогы»на хоккей ярышлары бара.
-
Яшьләр фестивале старт алды
5 февраль көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният йортында өченче “Талантлы яшьләр-халкыбыз горурлыгы” дип исемләнгән яшьләр халык иҗаты сәнгать фестивале башланып китте.
-
Волейбол буенча район беренчелеге узды
2021 елның 5 февралендэ «Батыр» спорткомплексында «Теләче» спорт мәктәбе 2005 нче елгы яшүсмер кызлар арасында волейбол буенча район беренчелеге уздырды.