Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Берәү - эшли, берәү – юк...

Район мәдәният хезмәткәрләре бер матур гадәткә ия. Квартал саен бергә җыелып эшләгән эшләренә хисап бирәләр, алга бурычлар билгелиләр. Бу юлы алар күптән түгел генә республика Президенты программасы белән Олы Кибәхуҗа авылында төзелгән һәм республика лидеры Рөстәм Миңнеханов катнашында ачылган мәдәният йортына җыйналдылар. Яңа бинада узган сөйләшү бик эшлекле һәм позитив...

2015 ел - Россиядә Әдәбият елы. Бу уңайдан, иң беренче чиратта, китапханәчеләребездән зур активлык сорала. Район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Резеда Дәүлиева билгеләп үткәнчә, быел язучылар белән ике тапкыр күләмле очрашу үткәрелгән. Аның беренчесе, үзебезнең районнан чыккан Сәйдә Зыялы, Дания Гайнетдинова, Рашат Низамиев, Васил Гарифуллин кебек язучыларыбыз белән үткәрелсә, икенче юлы кунакка "Җыен" фонды вәкилләре белән Разил Вәлиев, Гәрәй Рәхим, Рабит Батулла кебек олпат язучыларыз кайтты. Һәр ике очрашуда да кунаклар үзләре дә, тамашачылар да канәгать калдылар.
Эшләгән эшне күрсәтә белү дә җитенкерәми әле мәдәниятчеләребезгә. Бу башкарган эш турында сайтларга мәгълүмат элү-элмәүдә дә, дәүләт грантлары яулаганда да ачык чагыла. Бу кадәресен безгә район мәдәният йорты директоры Зөлфия Ибраһимова җиткерде. Кызганыч, ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан үткәрелүче "Иң яхшы мәдәният учреждениесе" дип исемләнгән бәйгедә катнашкан Айдар авыл мәдәният йорты, "Иң яхшы мәдәният хезмәткәре" номинациясендә көч сынашкан Олы Мәтәскә авылы мәдәният йорты директоры Гөлнур Гыймранова әлеге номинацияләрдә җиңү яулый алмаган. Аның каравы, Олы Мишә авылы китапханәсе 100 мең сумлык грантка ия булган. Быел ТР Мәдәният министрлыгы фәрманы белән (07. 07. 2015, №712) ике театр коллективы - Айдар һәм Шәтке авыл мәдәният йортлары каршында эшләп килүче "Сәхнә" һәм "Шатлык" театр коллективлары мактаулы "Халык театры" исеменә лаек булдылар. Исемне алу гына түгел аны яклый, тота белергә дә кирәк. Әлеге коллективлар мондый дәрәҗәгә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан үткәрелгән сәнгать фестивалендә күрсәтелгән спектакльләре өчен лаек булды. Шундый ук исемне Олы Мәтәскә авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче театр коллективының да алу мөмкинлеге бар иде.
Киңәшмәдә шулай ук яшьләребезнең ялын оештыру, дискотекалар үткәрү кебек мөһим темалар да күтәрелде. Баксаң, клуб һәм мәдәният йортлары тирәсендәге мөнәсәбәтләр, без уйлаганча, гади һәм шома гына түгел икән. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Ихсанов белдергәнчә, проблеманы хакимият һәм хокук саклау органнары белән уртага салып сөйләшәсе, өйрәнәсе бар әле. Күңел ачу чараларының бер җирдә үткәрелеп, икенче җирдә үткәрелмәве мәдәният хезмәткәрләре өчен өстәмә уңайсызлыклар тудыра икән. Бу очракта даими чара үткәргән, күңелен биреп эшләгән мәдәният хезмәткәре күрше авылның юньсез яшьләреннән зыян күрә. Бер эшләмәгән "завклуб" гел эшләми инде ул. Алан авылы мәдәният йорты директоры Фәния Хәсәнова әйтүенчә, аларның клубларын да, җиһазларын да җимермиләр, тәрбиясезләрдән әр-хур сүзләре дә ишетмиләр. Менә шундый парадокс.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев