9 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Конкурс! Конкурс!
Удмуртия республикасының Милли сәясәт министрлыгы "Народов много - страна одна! Этно украшает" социаль реклама конкурсы уздыру башлангычы белән чыкты. Әлеге бәйге яшьләр арасында халыклар дуслыгы һәм гражданлык бердәмлеге идеясен популярлаштыру, алга сөрү, милләт һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгыту максатыннан оештырыла. Ул "2014-2020 елларда Россия халкының этномәдәният үсеше һәм милләт бердәмлеген ныгыту"...
-
Берәү - эшли, берәү – юк...
Район мәдәният хезмәткәрләре бер матур гадәткә ия. Квартал саен бергә җыелып эшләгән эшләренә хисап бирәләр, алга бурычлар билгелиләр. Бу юлы алар күптән түгел генә республика Президенты программасы белән Олы Кибәхуҗа авылында төзелгән һәм республика лидеры Рөстәм Миңнеханов катнашында ачылган мәдәният йортына җыйналдылар. Яңа бинада узган сөйләшү бик эшлекле һәм позитив...
-
Безнең чор кумиры
3 сентябрь көнне районыбызда совет чорының иң атаклы хоккейчыларының берсе, капкачы Третьяк Владислав Александрович булып китте. Эшлекле сәфәре вакытында ул РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов һәм аның ярдәмчеләре белән берлектә "Гыйниятуллин" крестьян-фермер хуҗалыгында, Теләче хоккей...
-
Яңгырга сөенәбез дә, көенәбез
Табигать - Анабыз, комбайнчыларга ялны биреп кенә тора. Бүген авылда яшәүче һәркем яңгырлар еш яуганга борчыладыр. Чөнки соңгы гектар мәйданнарда калган игеннәрне җыеп аласы бар. Соңгы өч көндә түбәндәге комбайнчылар, механизаторлар урак һәм җир эшкәртү батырлары булып танылдылар. Алга таба аяз көннәр торып, аларга җиң сызганып эшләп алырга насыйп булсын
-
Сүтелде, кабаттан торгызылды
5 сентябрь көнне җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәтенең Балыклы авылында урнашкан һәм быел дәүләт ярдәме белән капиталь ремонт үткәрелгән 200 баш терлек сыйдырышлы сыерлар торагын ачу тантанасы булды. Ягъни ремонт эшләренең 30% ын дәүләт үз өстенә алды
-
Рәхмәт хаты бирелде
Шушы көннәрдә Теләче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Айрат Әхмәт улы Кыямовка Татарстан Республикасы Армспорт Федерациясенең Рәхмәт хаты бирелде. Айрат Әхмәт улы әлеге бүләккә республикада, Россиядә кул көрәше спортына үзеннән лаеклы өлеш керткәне һәм быел Болгариянең София шәһәрендә, Европа беренчелегендә бил алышып, икенче урынны яулаган Андрей Ершовны әзерләгәне өчен...
-
Теләче урта мәктәбендә гадәти булмаган дәрес
Дүшәмбе, 7 сентябрь көнне Теләче урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучылары гадәти булмаган дәрестә булды. Бу дәрестә аларның укытучылары - ТР Дәүләт Советы депутаты Разыя Садыйкова булды, ул әлеге сыйныфта экология дәресе уздырды. Депутат балаларга үзебез яшәгән тирәлекне чиста тотарга кирәклеге турында тәфсилләп аңлатты. Укучылар үз чиратында депутатка үзләренең районыбызны чистартуда...
-
Безнекеләр икенче урында
28-30 август көннәрендә Казанның "Ак Барс" көрәш сараенда билбау көрәше буенча республика беренчелеге булып үтте. Анда безнең район командасы икенче урынны яулады. Шәхси беренчелектә Раил Нургалиев белән Ленар Гатауллин - беренче, Азат Нурмөхәммәтов, Роман Фефелов һәм Ирина Жаркова - икенче, Рамил Корбанов белән Илдар Мараков - өченче урынга лаек булдылар.