Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Кабатланган уңыш

12-14 ноябрь көннәрендә Казанда "Ак Барс" көрәш Сараенда татарча көрәш буенча республика беренчелеге булып узды. 50 командадан 428 көрәшче катнашкан әлеге бәйгедә районыбыз җыелма командасы ярты ай элек ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына үткәрелгән ярышта ирешкән уңышын кабатлап, командалар беренчелегендә янәдән икенче урынны яулады. Шәхси беренчелеккә килсәк, 75...

12-14 ноябрь көннәрендә Казанда "Ак Барс" көрәш Сараенда татарча көрәш буенча республика беренчелеге булып узды. 50 командадан 428 көрәшче катнашкан әлеге бәйгедә районыбыз җыелма командасы ярты ай элек ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына үткәрелгән ярышта ирешкән уңышын кабатлап, командалар беренчелегендә янәдән икенче урынны яулады.

Шәхси беренчелеккә килсәк, 75 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында бил алышкан Илдар Гыйниятуллин бу ярыштан чемпион исеме белән кайтты. Аңа финалда да лаеклы каршылык күрсәтүче булмады. 65 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында көч сынашкан яшь, өметле көрәшчебез Динар Кәримуллин, 70 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында көрәшкән Артур Зөлкәрнәев һәм 100 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында көрәшчеләр арасында ярышкан Муса Галләмов - өчесе дә икенче урынны яуладылар. Калган көрәшчеләребез дан-шөһрәт баскычына менә алмасалар да, үз үлчәү авырлыкларында көрәшеп, команда өчен бик кирәкле булган очколарны яуладылар. Алар: Фирзәр Гыйниятуллин, Рафис Сәмигуллин, Илдар Мараков, Тәфкил Шәйхетдинов, Зөлфәт Ибраһимов һәм Рамил Корбановлар. Әлбәттә, бу очракта җыелма команданы - көрәшче егетләрне бер йодрыкка туплап, җыеп йөрткән һәм күңелләренә җиңү рухы иңдергән тренер Рафис Мөбәрәкшин белән команда вәкиле Айрат Фәтхуллиннан башка күз алдына да китереп булмый. Бу ике шәхес һәрвакыт көрәшчеләребез янәшәсендә: әлеге ярышта да алар көрәшчеләребезгә ышаныч һәм таяну ноктасы булдылар.
Көрәшчеләребез һәм район җитәкчелеге мәгълүм ярышларда катнашу өчен матди һәм рухи ярдәм күрсәткәне өчен Теләче районы көрәш федерациясе Президенты, шәхси эшмәкәр Хәмит Хәкимовка чиксез рәхмәтле.
Соңгы ике зур мәртәбәле турнирдагы җиңү артында көрәшчеләребезнең көндәлек күнегүләре, фидакарь хезмәте белән беррәттән, тренерларыбызның зур оештыру осталыгы, таләпчәнлеге, үз эшләренә бирелгәнлекләре ярылып ята. Алга таба да Теләче көрәшчеләренең әлегедәй абруе, татар милли көрәшендәге дәрәҗәле урыны алдагы көннәрдә дә сакланыр дип ышанып калыйк.
Ышаныч дигәннән, 20 ноябрьдә Казанда, "Ак Барс" көрәш Сараенда татарча көрәш, 21-22 ноябрь көннәрендә билбау көрәше буенча дөнья беренчелекләре үтәчәк. Билбау көрәше буенча дөнья чемпионатында ил данын яклап, безнең районнан Илдар Гыйниятуллин белән Раил Нургалиевның да көрәшүе көтелә.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Сүз уңаеннан. 12 ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәрендә дзюдо буенча ТР Эчке эшләр министрлыгы чемпионаты узды. Әлеге чемпионат кораллы җинаятьчеләрне тоткарлаган вакытта һәлак булган Тукай районы өлкән участок инспекторы Айдар Биктимиров истәлегенә багышлап үткәрелде. Ярышларда районыбыз эчке эшләр бүлеге җыелма командасы да катнашты һәм беренче урынга лаек булды, Кубок белән бүләкләнде.

Шәхси беренчелеккә килсәк, ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә: Илнур Кәримуллин белән Раил Газизов - дүртенче, Айнур Зиябиев, Салават Каюмов һәм Азат Шәйхетдиновлар өченче урынны яуладылар. Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X