17 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Хакыйкәть чагыштыруда туа
Мәдәният учакларында "Уятмакчы булсаң халык күңелләрен..." дип исемләнгән сәнгать фестивале башланып киткәнен хәбәр иткән идек инде. Аның тәүгеләре Айдар, Субаш, Баландыш, Урта Мишә, Әбде һәм Ямбулат авылларында узды. Баландыш, Урта Мишә һәм Ямбулат авылларында узганын миңа да тамаша кылырга насыйп булды. Мәсәлән, Урта Мишә авылы клубында узганы үзенең ихласлыгы һәм...
-
Кабатланган уңыш
12-14 ноябрь көннәрендә Казанда "Ак Барс" көрәш Сараенда татарча көрәш буенча республика беренчелеге булып узды. 50 командадан 428 көрәшче катнашкан әлеге бәйгедә районыбыз җыелма командасы ярты ай элек ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына үткәрелгән ярышта ирешкән уңышын кабатлап, командалар беренчелегендә янәдән икенче урынны яулады. Шәхси беренчелеккә килсәк, 75...
-
Казан үзәгендәге янгын сүндерелгән: бинада кеше калган
Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерә. Казанның Островский урамындагы офис бинасының чормасында чыккан янгын сүндерелде, диелә хәбәрдә. Бинаның өченче катында калган бер кеше коткарылган. 11:04 сәгатьтә чыккан янгын 300 квадрат метр мәйданга таралган иде. intertat.ru
-
"Татар моңы"ның төп этабы башланды
ТР Мәдәният министрлыгы "Татар моңы" халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының төп этабы башлану турында хәбәр итә. Министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, конкурска быел барлыгы 302 гариза кергән. Шуларның 156сы - Россия төбәкләреннән, 146сы - Татарстан шәһәр һәм районнарыннан. Сайлап алу турлары йомгаклары буенча II турга 74 конкурсант узган: аларның 30ы...
-
Казан үзәгендәге янгын 300 квадрат метр мәйданга таралган
Казанның үзәгендә - Островский 57В адресы буенча урнашкан офис бинасында янгын чыгу турында 11:04 сәгатьтә хәбәр ителде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, бинаның чормасында чыккан янгын 300 квадрат метр мәйданга таралган. Коткаручылар килгәнче мөстәкыйль рәвештә бинада булган 32 кеше дә чыга алган. Янгын катлаулылыгы буенча өченче дәрәҗәгә җиткән, диелә....
-
“Глаголица” премиясенең Бәллүр ябалагы үзенең ияләренә тапшырылды
Инде менә икенче ел рәттән "Әкият" курчак театры бинасында "Глаголица" Республикакүләм бәйсез балалар әдәбияты премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы уздырыла. Республика әдәби тормышындагы бу мөһим вакыйга традицион рәвештә ноябрь уртасында үткәрелә. Быел җиңү яулаган балаларны хөрмәтләү тантанасына Татарстанның 37 районыннан 100дән артык бала килгән иде. Шуларның бары тик 30-ы гына дәрәҗәле...
-
"Иделем акчарлагы" яшь иҗатчыларны барлады
ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, "Идел" яшьләр үзәге 2000 елның 1 сентябреннән татар телендә иҗат итүче яшь язучылар, шагыйрьләр, драматурглар өчен тәүге тапкыр "Иделем акчарлагы" бәйгесен оештырып җибәрә. Ул традицион рәвештә ел саен уздырылып килә. Быел конкурсның йомгаклау этабы 13-16 ноябрь көннәрендә үтте. Конкурсның максаты: каләм тибрәтүчеләр арасында сәләтле...
-
Рәсми хәбәр: А321 бортында теракт булган
Мисырның Синай ярымутравында Россиянең "Когалымавиа" авиакомпаниясенең һәлакәткә юлыккан А321 самолетында теракт оештырылган. Бу хакта Федераль куркынычсызлык хезмәте хәбәренә сылтама белән "Интерфакс" хәбәр итте. "Моны теракт дияргә була", - дип белдергән Федераль куркынычсызлык хезмәте башлыгы Александр Бортников. Аның сүзләренчә, бортта кулдан ясалган шартлаткыч җайланма булган. Аның көче 1,5 килограмм тротил эквиваленты...
-
Киләчәге өметле булуына ышанабыз
Безнең җырда - иман, Безнең җырда - җиһан, Безнең җырда - заман тавышы. Җырыбызда - илебез, Җырыбызда - җиребез, Җырыбызда - гомер агышы. Җырыбызда - халкым моңнары." Күңелләрне назлап, йөрәкнең иң нечкә кылларын тибрәндереп моң агыла. Фонограммада яңгыраган, Татарстанның атказанган артисты Сөләйман Йосыпов башкаруындагы Алан авылына багышланган халык җырын тамашачылар...
-
Үзләре сайлаган язмыш
Участок инспекторлары хезмәте кеше язмышы белән бәйләнгән. Тәүлекнең һәр сәгатендә ярдәм сорап аларга мөрәҗәгать итәләр. Бу очракта аларга оперативник та, тикшерүче дә, эксперт та, психолог-тәрбияче дә булырга туры килә. Гражданнар иң элек нәкъ менә аларга мөрәҗәгать итә, чөнки урыннарда күпчелек очракта җинаятьләрне булдырмый калу һәм аларны кисәтү - участок вәкаләтлеләренең...
-
Якты һәм җылы көннәр – үзкыйммәтне киметә
12 ноябрь көне Балтач районы Чепья авылында "2016 елның язгы кыр эшләренә техникаларның әзерлеге" темасына багышлап үткәрелгән республикакүләм зона семинарында инженерия хезмәткәрләрен көзге озын һәм җылы көннәрне, көн яктылыгыннан рационль файдалану турында аз әйтелмәгәндер. Тагылма машиналарны көн озын һәм җылы вакытта ремонтлап калу отышлырак. Әлегедәй тәҗел эшләрне беренче суыкларга кадәр...
-
Ике Президент очрашты
Татарстан башлыгы аңа әлеге сәфәрен оештыруда кунакчыллык күрсәткәне өчен рәхмәтләрен җиткерде. Аннары яклар Россия-Финляндия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан һәм Финляндия арасындагы хезмәттәшлекне алга таба дәвам итү турында фикер алышты. intertat.ru
-
Россия Досааф Кубогы өчен ярышлар. Татарстанлылар алдынгы.
12 - 14 ноябрь көннәрендә Казанның Тынычлык бистәсендә урнашкан "Динамо" спорт үзәгендә комплекслы корәш буенча Россия Досааф кубогы өчен ярышлар булып узды. Әлеге ярышларда 60 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Кадреева Екатерина 2 урын, Сәлимова Анастасия 3 урын яулады. 65 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Белоусова Виктория 1 урын яулады. Якташларыбызны уңышлары...
-
Күпчелек районнарда кар ява
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 17 ноябрьдә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итә. Ттаарстанның күпчелек районнарында бүген бераз кар явачак. Җил көньяк-көнчыгыштан исә, уртача тизлектә. Юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин, сак булыгыз. Татарстанда көндезге уртача һава температурасы 2-7 градус салкын булачак. Казанда исә...
-
Рөстәм Миңнеханов Тekes финанс технологияләр һәм инновацияләр агентлыгы җитәкчелеге белән очрашты
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хельсинкида Тekes финанс технологияләр һәм инновацияләр агентлыгы җитәкчелеге белән очрашты. Татарстан Президентының матбугат хезмәте җиткерүенчә, Тekes агентлыгы 1983 елдан бирле эшли, ул - Финляндиядә тикшеренүләр, эшләнмәләр һәм инновацияләр өлкәсендә эшчәнлекне финанслаучы дәүләт оешмасы. Тekes илнең инновацион предприятиеләре һәм фәнни-тикшеренү оешмаларына юнәлдерелүче финанс чараларны бүлү өчен...