Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Лаеклы өлеш керттек

Бүген, ягъни 11 сентябрь көнне, республикабыз шәһәрләрендә традицион көзге ярминкәләр башланып китте.

Бүген районыбыз җитештерүчеләре Казан шәһәрендә Кәрим Тинчурин урамында урнашкан “Иске шәһәр” префектурасы биләмәсендә сәүдә итттеләр. Безнекеләр шәһәр халкына ашлык, ит-сөт, камыр ризыклары, бәрәңге, бакча нигъмәтләре – җиләк-җимеш һәм яшелчәләр, алардан ясалган төрле кайнатмалар, тозлыклар тәкъдим итте. Көзге ярминкәдә ашлыкка, бәрәңгегә, кишергә, кызыл чөгендергә, суганга, иткә, сөткә, сөт ризыкларына, шикәр комына һәм “Хәкимова” шәхси редприятиесенә караган “Маяк” кафесында пешерелгән икмәккә, камыр ризыкларына сорау зур булды. Мисал өчен, теләчелеләр алып килгән ашлык, бәрәңге, суган, кишер һәм кызыл чөгендер ише яшелчәләр иртәнге җиденче яртыга сатылып беткән иде инде. 

Ярминкәдә бәяләр чагыштырмача юнь иде. Болар республиканың аграр министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән бәяләр. Мәсәлән, биредә кишернең, суганның, кызыл чөгендернең, кәбестәнең бер килограммын – 20, бәрәңгене – 18, кабак белән кабачкины – 25 сумнан сатып алырга була иде. Ярминкәгә бик иртә килүчеләр оттырмады: кул арбаларын шыплап төяп өйләренә кайтып киттеләр.

Шулай ук биредә нидер сатып алып кына калмыйча, Теләче мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Дулкын” халык вокаль ансамбле (җитәкчесе – республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Поташова) чыгышын да тамаша кылырга, җаваплылыгы чикләнгән “Агролак” ширкәте хезмәтчәннәре тәкъдим иткән тәмле ботка, кайнар чәй һәм коймак белән дә сыйланып китәргә була иде. Соңгысы, көзне генә түгел, гомер көзләрен каршы алучы өлкән буын вәкилләренә тәгаенләнгән иде. Якынлашып килүче 1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне алдыннан шәткелеләрнең бу игелекле гамәле аларның күңеленә хуш килгәндер. 

Ярминкәдә муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов белән “Татарстан Республикасында терлекчелектәге нәсел эше буенча Төп дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” җитәкчесе Ришат Зарипов катнашты. Алар ярминкә барышында җитештерүчеләр, сатып алучылар белән җанлы әңгәмә кордылар, бәяләр, шәһәр халкының ихтыяҗы һәм сатып алучанлыгы белән кызыксындылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев