Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Оешканнар инде тәмамлады

Яз иртә килә дип сөенсәк тә (бәлкем көенүчеләр дә булгандыр),чәчү эшләре барыбер соңга калып башланды. Шулай да игенчеләр зур җаваплылык тоеп, аяз көннәрнең сәгатен дә бушка уздырмый эшләделәр.

Бу көннәрдә алдан аяк киенгән хуҗалыкларның басуларында чын мәгънәсендә көрәш барды. Чөнки югалган иген уңышы, чәчү вакытының һәр соңга калган көне белән бәйләп карала. Узган атнада район башлыгы Илдус Зарипов һәм аның ярдәмчесе Ралиф Низаметдинов җаваплыклары чикләнгән "Алан", "Игенче", Нирус" ширкәте басуларын карап йөргәндә җитәкчеләр алдында язгы кыр һәм игеннәрне тәрбияләү эшләрен кыска срокларда һәм югары сыйфат белән төгәлләү бурычын куйды. Агротехник таләпләрне тиешенчә башкарып, чәчү чәчелгән мәйданнарны тәрбияләү һәм мул икмәк уңышы җыеп алу, терлекләрне җәйләүләргә күчерү, Казаклар авылы янындагы кебек "яшел конвейр" булдыру кебек эшләрнең бер-берсенә бәйле булуын да төрле яктан килеп аңлатты алар.
Фәнил Гаязов.
Автор фотосы.
P.S. Районда чәчү эшләре төгәлләнү алдында. 19 май көненә алынган мәгълүматлар буенча, барлыгы 21 мең 53 гектарда чәчү эшләре башкарылган. Бу эшнең 91 проценты дигән сүз. Бөртеклеләр 100% күләмдә чәчелеп беткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X