20 май 2015 яңалыклары
-
Оешканнар инде тәмамлады
Яз иртә килә дип сөенсәк тә (бәлкем көенүчеләр дә булгандыр),чәчү эшләре барыбер соңга калып башланды. Шулай да игенчеләр зур җаваплылык тоеп, аяз көннәрнең сәгатен дә бушка уздырмый эшләделәр.
-
Шәткедә-яңа бакча
"Балалар-тормыш гөлләре", - дибез. Шул гөлләр сау-сәламәт, көләч йөзле булып үссен өчен, без олылар барысын да эшлибезме? Районыбызның иң зур авылларының берсе Шәткедә хәзерге вакытта балалар 1960 нчы елда ук төзелгән балалар бакчасына йөри. Карап торышка ук иске генә йортны хәтерләткән бу бинага төгәл 55 ел.
-
“Без онытмыйча яшибез” бәйгесенә нәтиҗә ясалды!
Без - "Теләчеинформ" мәгълүмат үзәге, районның "Форпост" яшьләр үзәге белән берлектә, 9 май - Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан "Без онытмыйча яшибез" дип исемләнгән язмалар бәйгесе игълан иткән идек. Күркәм традициягә әйләнеп баручы бу чара быел инде өченче тапкыр уздырыла. Ә бүләкләү тантанасының зур бәйрәмебез - Татар матбугаты көне алдыннан уздырылуы...