Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Олы Мишә, Тиләҗе, Түбән Саурыш, Лесной, Максабаш һәм Алан авылларындагы концертлар турында

Районыбыз мәдәният учакларында зур популярлык һәм оешканлык белән барган "Уятмакчы булсаң халык күңелләрен"дип исемләнгән фестиваль-бәйге концертлары тәмам. Аның соңгысын без узган атнада район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Ихсанов җитәкчелегендәге жюри белән бергә Алан авылы мәдәният йортында тамаша кылдык. Алдагы көннәрдә Олы Мишә, Тиләҗе, Түбән Саурыш, Лесной, Максабаш һәм Югары Кибәхуҗа...

Районыбыз мәдәният учакларында зур популярлык һәм оешканлык белән барган "Уятмакчы булсаң халык күңелләрен"дип исемләнгән фестиваль-бәйге концертлары тәмам. Аның соңгысын без узган атнада район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Ихсанов җитәкчелегендәге жюри белән бергә Алан авылы мәдәният йортында тамаша кылдык. Алдагы көннәрдә Олы Мишә, Тиләҗе, Түбән Саурыш, Лесной, Максабаш һәм Югары Кибәхуҗа авылларындагы концертларны караган идек. Санап үтелгән учреждениеләрнең һәркайсы концертларда халкыбызның гореф-гадәтләрен, милли йолаларын, уеннарын гәүдәләндерергә тырышты.

Тиләҗе авылында узган концерт танылган продюсер, композитор Җәүдәт Гыйльмановның иҗат төркеме катнашуы белән истә калды. Ул якташларының чакырыуына битараф калмаган, зур ватанпәрвәрлек күрсәтеп, артистларын, аппаратурасын алып кайтып җиткән. Өстәвенә, Җәүдәт әфәнде концертта әтисенең туган авылы Тиләҗегә багышлап язылган җыр да башкарды. Ул җитәкләгән иҗат төркеменең кайтуы Тиләҗе үзешчәннәренә сизелерлек ярдәм булды. Күргәнебезчә, авылда иҗатка, сәхнәгә тартылган балалар һәм яшьләр аз түгел. Фәкать алар белән эшләргә, яшь күңелләренә юл ача белергә генә кирәк.

Олы Мишә авылында узган концертта авыл халкының олысы да, кечесе дә бердәй катнашты. "Аулак өй" күренеше дә җирле компонентлар кертелеп, бик килешле итеп эшләнгән иде. Кыска, аңлаешлы һәм тәэсирле. Концерт үзе авыл үзешчәннәре Фирая Имамиева, Фәннур Гыйльманов, Олы Мишә турында җыр башкарган Фәрит Имамиев, ветеран гармунчы Әлмөхәммәт Насыйбуллиннар кебек үзешчәннәрнең күркәм чыгышы белән истә калды.

Фестиваль барышында Түбән Саурыш авылы үзешчәннәре дә "уянды". Моннан ел ярым элек ачылган яңа клубта мәдәни чаралар сирәк үткәрелеп, авыл халкы пассивлык күрсәтеп яшәсә дә, фестиваль концертыннан соң Түбән Саурышта уңган-булган, сәнгать сөючән халык яши икән дигән фикер белән кайттым. Аеруча гармунчы ханым Гөлфия Шәймәрданова ның активлыгы күзгә ташланды. Алар да концертны кибәхуҗалар кебек җыр-биюле, уен-көлкеле "Кич утыру" йоласы белән синтезлаганнар. Мондый үзешчәннәр белән (күбесе яшь егетләр һәм кызлар) эшлисе дә бит, югыйсә.

Лесной бистәсендә мәдәни тормыш зур үсеш алыр дип кем уйлаган? Берничә ел элек бу хакта уйлап та булмый иде. Бирегә үз эшенең остасы Гөлия Вохмина эшкә килү белән шундук мәдәни тормыш җанланып китте. "Барысы да бер кешедән тора. Гөлия Рашатовна сүрелеп барган мәдәният учагын әкият дөньясына әйләндерде. Алга таба да без аның халык белән аңлашып эшләп, югары үрләр яулавын телибез", - дип ассызыклап үтте ахырдан сәхнәгә күтәрелгән район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Ихсанов. Җюри әгъзаларына алар оригиналь күренешне "Боз озату" йоласын тәкъдим иттеләр. Шунысы игътибарга лаек: йола өч сәхнә-мәйданчыкта алып барылды. Әлбәттә, Леснойның егәре, көче һәм киләчәге балаларда! Алар концертта аеруча активлык күрсәттеләр. Шушы авыл тумасы, Арча педагогия көллияте студенты Айнур Сабирҗанов исемен без алга таба тагын ешрак ишетербез әле. Музыкант, җырлар иҗат итүче һәм җырчы егеткә авылдашлары гына түгел, без дә зур өметләр баглыйбыз.

Максабашта исә безне өлкән буын үзешчәннәребез сөендерде. Алар да "Кич утыру" йоласын зур тамаша аша яшьләргә өйрәтүне, киләчәк буыннарга җиткерүне кирәк тапкан. Бик җылы һәм позитив тамаша булып күңелгә кереп калды ул. Югары Кибәхуҗа авылы һәрчак үзенең тальянчылары белән күренекле. Бу юлы да чыгышлары концертның күркәм бизәге булды.

Аланда без бу төбәккә элеккеге җанлылыкның кире кайтуына сөендек. Монда олысы да, кечесе дә бии, җырлый, күңел ача. Күкчә, Балыклы авыллары үзешчәннәре тарафыннан күрсәтелгән "Сөлге җыю" һәм "Әбием сандыгы җәүһәрләре" йолалары үзләренең яңалыгы, фәннилеге, шул ук вакытта җиңел һәм якты төсләргә бай булуы белән үзенә җәлеп итә. Әлбәттә, боларның барысы да фестивальгә нәтиҗә ясаганда исәпкә алыначак. Сүземне йомгаклап, үзешчәннәребезгә рәхмәт әйтәсе килә. Алар чыгышлары белән авылдашларының да йөрәкләренә яшәү дәрте, беләкләренә көч өстәгәндер. Сауш, Кече Мирәтәк авыллары үзешчәннәре һәм тамашачылары әлегедәй бәхеттән мәхрүм калды. Әлеге авылларның мәдәният учакларында фестиваль концертлары оештырылмады. Элек урам-урам булып, бер-берсе белән ярыша-ярыша концерт куйган Сауш авылы халкын бер дә бизи торган гамәл түгел бу. Кече Мирәтәктә дә сәнгать сөючән, бик театраль халык яшәгәнен беләбез. Соң булса да, уң булсын дигәндәй, алга таба әлеге авылларның үзешчәннәре тупланырлар, исеме җисеменә килә торган тамаша күрсәтерләр дип ышанып калыйк. Узган атнада район мәдәният йорты үзешчәннәре Сауш авылы игътибарына зур концерт тәкъдим итте. Әлеге концертка да авыл халкы бик аз килгән иде. Авыл мәдәният йортларын, клубларны яшәтер өчен аз чыгымнар тотылмый. Шул шартларда аерым авылларның, анда яшәүче халыкның мәдәнияттән читләшә һәм бизә баруы бик кызганыч, әлбәттә. Ә бит фестивальләр, смотр-конкурслар киләсе елга һәм алга таба да үткәреләчәк. Мәсәлән, беренче чиратта торганнары - гармунчылар һәм халык биюләре фестивальләре. Күптән түгел генә районыбызның яңадан торгызылуына 25 ел тулуына багышланган яңа "Туган җирем - Теләче" дип исемләнгән сәнгать фестивале старт алды.

Фәнил Нигъмәтҗанов.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев