26 декабрь 2015 яңалыклары
-
Иртәгә буран көтелә!
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына, иртәгә 27 декабрьдә кар явачак, урыны белән буран булуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, һава темпертаурасы төнлә 3-8 салкын булса, көндез 0-5 градуска кадәр күтәреләчәк. Урыны белән бозлавык, юлларда сак йөрегез! intertat.ru
-
Мунча ташы. Интернеттан өйләнешү
Сезнең игътибарга "Мунча ташы" артистлары башкаруында "Интернеттан өйләнешү" миниатюрасын тәкъдим итәбез. Рәхәтләнеп карагыз һәм күңел ачыгыз!
-
Телефоннан акча түләгәндә сак булыгыз!
Россия буенча 2 миллион чамасы кәрәзле телефонннан акча урланган. Бер ел эчендә гади гражданнар һәм юридик затлар интернет-банкинг аша 70 млн доллар чамасы акчадан колак каккан. - Җинаятьчеләр компьютерларга актив һөҗүм итүдән туктады, алар смартфоннарга "тотындылар". Җинаятьче төркемнәр саны ике тапкырдан артып китте, әмма урлау очраклары кимеде. 2013-2014 елларда смартфоннар...
-
Рөстәм Миңнеханов Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовка “Дуслык” орденын тапшырды
Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовка 90 яшь тулу уңаеннан Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу узды. ТР Президенты Борис Кириллович Кузнецовны бөек кеше дип атады. "Ул Бөек Ватан сугышында булган, бүген ул актив тормыш рәвеше алып бара. Барыбызга да безнең герой кебек актив...
-
Олы Мишә, Тиләҗе, Түбән Саурыш, Лесной, Максабаш һәм Алан авылларындагы концертлар турында
Районыбыз мәдәният учакларында зур популярлык һәм оешканлык белән барган "Уятмакчы булсаң халык күңелләрен"дип исемләнгән фестиваль-бәйге концертлары тәмам. Аның соңгысын без узган атнада район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Ихсанов җитәкчелегендәге жюри белән бергә Алан авылы мәдәният йортында тамаша кылдык. Алдагы көннәрдә Олы Мишә, Тиләҗе, Түбән Саурыш, Лесной, Максабаш һәм Югары Кибәхуҗа...