Шәткедә хоккей ярышлары гөрли
Буген, ягьни 6 февраль көнне Шәтке боз мәйданчыгында 32 нче тапкыр «Шәтке кубогы»на хоккей ярышлары бара.
Дөресрәге, хоккей бәйрәме. Уеннарны халык та көтеп алган. Баласы да, өлкәннәре дә уеннарны җанатарга килгән. Заляевлар бик каты тырышкан, кичәге көне буе яуган янгырдан сон, төне буе йокламыйча бозны менә дигән итеп әзерлэп тә куйганнар.
Барлыгы 6
1.Шәтке -Гром
2. Шәтке-Алмаз
3. Балык бистәсенең Ямаш авылы
4. Сабаның «Ястребь»
5. Тиләҗе
6. Иске Жөри командалары
узара көч сынаштылар.
Уеннарны Рамил Шәрәфиев узенең жор теле белән матур итеп алып бара. Айнур Каюмов hәм Рөстәм Насибуллин узләренең матур , моңлы тавышлары белән халыкны ял иттерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев