Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Үзе милиционер, үзе рәссам, үзе хәбәрче һәм гармунчы...

Бүген Үзәк бистәсендә яшәүче озак еллар район эчке эшләр бүлегендә эшләп чыккан хезмәт ветераны Барый Хәлиловка 80 яшь тулды.

Моннан тыш, аны райондашларыбыз  “Теләче” газетасының актив хәбәрчесе, һәвәскәр рәссам һәм оста гармунчы буларак та белә. Барый ага озак еллар дәвамында, 2020 елгача Үзәк авыл җирлеге ветераннар Советын җитәкләде.

Юбилярны гомер бәйрәме белән, кызлары янәшәсендә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе, полиция подполковнигы Илшат Зарипов, район эчке эшләр бүлеге ветеранннары оешмасы җитәкчесе, запастагы майор Газинур Закиров, Үзәк авыл җирлеге башлыгы Вальтер Котников тәбрикләде. Барый агага районның иҗтимагый тормышында  һәм яшьбуынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүдә актив катнашканы өчен Теләче муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы, район эчке эшләр бүлегенең Рәхмәт хаты, истәлек бүләкләре һәм чәчәкләр тапшырылды.

Фәнил Гаязов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев